16+

Ни өчен фасольне "вегетарианнар ите" дип атыйлар?

Фасоль белән борчакта аксым күп, шуңа да аларны «вегетарианнар ите» дип атыйлар.

Ни өчен фасольне "вегетарианнар ите" дип атыйлар?

Фасоль белән борчакта аксым күп, шуңа да аларны «вегетарианнар ите» дип атыйлар.

Сояда аксым күләме – 30 процент, фасоль, борчак һәм ясмыкта – 25 процент. Соңгыларында катлаулы углеводлар да шактый, шуның белән озак вакыт ашыйсы килүне булдырмыйлар. Бер стакан кузаклыларда организм өчен кирәкле булган бер көнлек клетчатка нормасы бар. Клетчатка эчәклекне чистартырга, ашкайнату процессын җайларга, йөрәк авыруларын, юан эчәклек рагын булдырмый калырга булыша. Алар шулай ук канда шикәр күләмен дә арттырмый. Шикәр авыруы булганнар аны шикләнмичә ашый ала.

Әмма бик файдалы булса да, алардан ризыкны тиз генә әзерлим димә, чөнки озак пешәләр. Фасоль, борчак һәм ясмыкны башта 6-12 сәгать суда тотарга кирәк. Аннары алар авыр продуктлар да. Составларындагы фитин кислотасы организм тарафыннан эшкәртелми, ашкайнату ферментлары эшенә, майлар, аксым, магний, кальций, тимер һәм цинкны “кабул итәргә” комачаулый.

Тоз утыру авыруыннан (подагра) җәфаланучыларга да аларны сак ашарга кирәк, чөнки составларындагы пурин – азотлы кушылмалар таралганда, сидек кислотасы бүленеп чыга. Ул күп булганда, подагра авыруы көчәя.

Кузаклыларның файдалы үзлекләре саклансын өчен:
- башта суда тотарга, пешергәндә сода кушарга кирәк. Бу аларның каты тышчасын яхшырак һәм тизрәк пешереп җиткерегә булыша.
- ашказаны-эчәклек таркты белән проблемасы булганнарга деликат төрләрен – яшел ясмык, яшел борчак һәм нут ашарга киңәш ителә.
- пешергәч, блендер белән изегез. Алай иткәндә яхшырак үзләштерелә.
- тәмләткечләр кушарга. Паприка, имбир, кориандр тәмен яхшыртып кына калмый, җиңелрәк үзләштерергә булыша.
- дөрес итеп ашарга. Ит, ипи, ярмалар, каймак, чикләвек, сыр белән ул ашказаныгызга зур йөк булып төшеп утыра. Аларны яшелчә һәм яшел тәмләткечләр белән ашау зарур.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading