16+

Ниләр көтә иртәгә?

Мишель Нострадамус юравы: «2014 елда дөньяны битарафлык һәм законсызлык дулкыны каплап китәчәк». Аңа ышансаң, Нострадамус бу елда Җир шарында күптөрле табигать бәла-казалары көтелә дип куркыткан. Иң куркынычы шунда - сынау алдында бердәм булырга тиешле кешеләр һәрберсе үзе өчен генә куркып яши башлаячак. Бу хәтта дәүләтләр арасында төзелгән килешүләрнең бозылуына китерәчәк....

Мишель Нострадамус юравы: «2014 елда дөньяны битарафлык һәм законсызлык дулкыны каплап китәчәк». Аңа ышансаң, Нострадамус бу елда Җир шарында күптөрле табигать бәла-казалары көтелә дип куркыткан. Иң куркынычы шунда - сынау алдында бердәм булырга тиешле кешеләр һәрберсе үзе өчен генә куркып яши башлаячак. Бу хәтта дәүләтләр арасында төзелгән килешүләрнең бозылуына китерәчәк.
Ванга юравы: «Бу ел бөтен кешелек тормышында күчеш этабы булачак. Көчле дәүләтләрнең көчләрен тагын да арттыра, көчсезләрен җир өстеннән юк итә торган вакыйгалар булыр. Җир шарын 2011 елдан бирле эзәрлекләгән табигать бәла-казаларының ахыры якынлаша. XXI гасыр чумасы дип исемләнәчәк яңа төр авыру чыгар. Бу авыру күп илләрнең икътисадын какшатачак».
Күренекле Россия астрологы Павел Глоба юравы: «Бу ел сәяси һәм икътисади планда бик тынгысыз ел булачак. Европа һәм Африка континентлары буйлап революцияләр дулкыны узачак. Россияне яңа икътисади кризис көтә. Аның иң көчле вакыты 2014 ел ахыры-2015 ел башына туры киләчәк. Ил икътисады тулысынча диярлек җимереләчәк һәм берничә елдан соң гына торгызыла башлаячак».
Глоба сүзләренә ышансаң, 2014 елда Евросоюз җимереләчәк. Моңа аның составына кергән илләр өстенә төшәчәк табигать бәла-казалары да йогынты ясамый калмаячак. Ил хакимиятләре бер-берләренә булышырлык хәлдә булмас, күпсанлы җир тетрәүләр, су басулар аркасында үзләре дә ярдәмгә мохтаҗ булырлар, ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading