16+

Нурлы өй

Аның өенә килеп кергәч тә, бер мәлгә тынсыз-өнсез торганыңны сизми дә каласың. Башкача булмыйдыр да, чөнки мондый матурлыкны күрсәк тә, музейларда гына күрәбез бит.

Нурлы өй

Аның өенә килеп кергәч тә, бер мәлгә тынсыз-өнсез торганыңны сизми дә каласың. Башкача булмыйдыр да, чөнки мондый матурлыкны күрсәк тә, музейларда гына күрәбез бит.

- Хәзер элеккеге кебек бирнә әзерләү юк бит. Менә бу чаршаулар да, менә бу түрләмәләр дә, өстәл, карават читләре дә мин кыз чакта үзем чигеп әзерләгән бирнә әйберләре, - ди сигезенче дистәсен ваклап баручы Флера апа Хисамова, ялт итеп торган чигешләренә ымлап.

Әле болардан тыш та җил-яңгыр тидермичә яшьлек ядкаре итеп кадерләп саклый торган әйберләре шактый икән. Шул арада берсеннән-берсе матур, күз явын алырлык мендәр тышларын, өстәл япмаларын алып килеп алдыбызга җәеп сала хуҗабикә. Җанында йөрткән мәхәббәтен сүзсез-нисез генә әнә ничек итеп асыл җепләр аша аңлата белгән, булачак өенең нурын, җылысын җаны белән алдан тойган кыз бала... Никадәр күз нуры, никадәр сабырлык...

- Мин килен булып төшкәндә, иптәшем Ришатның әти-әнисе вафат иде инде. Шушы чигешләр белән бизәп куйгач, ялгыз ир-ат яшәгән йортка чыннан да ямь иңгәнен тойдым, - ди Флера апа, Сәрдектән килен булып төшкән чакларын искә алып. - Менә бу өстәл япмаларын аш үткәргәндә генә яба торган идек. Саклап тоткач, гомер буена җитте.

Балтач районының Пыжмара авылында гомер буе шәфкать туташы булып эшләп лаеклы ялга чыккач та, ике кулына бер эш булсын дип, кабат кулына энә-җеп алган Флера апа. Бу кадәр дә җете җепләрне каян ала диген. Анысыннан да сер ясамады.

- Базарда сатыла торган йон шәлләрдән дә матуры юк. Мулинәгә караганда матур чыга. Алам да шуларны сүтәм, - ди ул.

Ә инде: «Утырасың инде күз бетереп», - диючеләргә бөтенләй дә исе китми. Бу эшнең тәмен белгән кеше әйтми инде андый сүзне. Аның каравы, бәйрәмнәр җитсә, туган-тумачага, дус-ишкә бүләге әзер Флера апаның. Әле менә, Сабан туена бүләк җыя башласалар дип, сөлге чигеп куйган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading