16+

Нурзадә: «Җир йөзендә әнине югалтудан да авыр нәрсә була алмый»

Әле шимбә көнне генә җырчы Нурзадә белән аралашкан идек. Ун көнләп элек әнисе Рәмзия апаның инфаркт кичергәнен белгәнлектән, аның да хәлен сорадык.

Нурзадә: «Җир йөзендә әнине югалтудан да авыр нәрсә була алмый»

Әле шимбә көнне генә җырчы Нурзадә белән аралашкан идек. Ун көнләп элек әнисе Рәмзия апаның инфаркт кичергәнен белгәнлектән, аның да хәлен сорадык.

Ул көнне җырчы: "Аллага шөкер, әни алга таба. Хәле яхшырды", - дип җавап биргән иде. Һәм менә кайгылы хәбәр озак көттермәде - якшәмбе иртәсендә Рәмзия ханым 68 яшендә күзләрен мәңгелеккә йомган.

- Җир йөзендә әнине югалтудан да авыр нәрсә була алмый, - дип елый Нурзадә. - Инде хәле яхшырды, дигәндә генә бит... Инфаркт кичергәннең унберенче көнендә әнине югалттык... Иртән иртүк өйгә шалтыраткач, телефон трубкасын әти алды. "Хәле начараеп киттеме әллә?" - дип сорагач, "Әйе шул, "ашыгыч ярдәм" чакырттык. Бүген кайтырга тырыш инде син", - диде. Кичкә концерт та планлаштырылган иде. Бераздан: "Кызым, хәле бик авыр бит әле әниеңнең. Тиз генә кайтып җит инде син", - диде. Кайткач кына белдем, әти миңа шалтыратканда ук әни вафат булган инде. Әти, юлдагы кешене борчымыйм, дип кенә әйтмәгән. Әти белән әни 38 ел бергә гомер иттеләр.

8 ноябрьдә филармонияда җырчының концерты булырга тиеш.
- Сәхнәгә чыгып, ничек җырлаячагымны әлегә күз алдыма да китерә алмыйм. Әмма көне килеп җитте бит инде, билетлары сатылган. Куймыйча дә булмаячак. Әни: "Кызым, концертыңа килеп, синең өчен сөенеп утырам әле", - дигән иде... Болай килеп чыгар дип уйлаган...

Нурзадәнең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ходай сезгә сабырлык бирсен дә, Рәмзия апаның урыны Җәннәттә булсын иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading