16+

Психотерапевт Рамил Гарифуллин: «Без «өрәкләр» белән аралашырга күнектек»

Психотерапевт Рамил Гарифуллин төрле мессенджерлар аша аралашу - нерв системасына начар йогынты ясый дигән фикердә.

Психотерапевт Рамил Гарифуллин: «Без «өрәкләр» белән аралашырга күнектек»

Психотерапевт Рамил Гарифуллин төрле мессенджерлар аша аралашу - нерв системасына начар йогынты ясый дигән фикердә.

Ул Forbes журналы биргән мәгълүматларга ачыклык кертеп, "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдергән.

Forbes журналы Merchants оешмасы уздырган социологик сораштыруларны бастырып чыгарды. Кешеләргә, мәгълүмат алу өчен, телефонннан шалтырату кулай түгел. 2-3 елдан кулланучылар үзләрен кызыксындырган мәгълүматны махсус программалар аша гына алачак. 17 - 35 яшьлекләрнең күпчелеге телефон аша шалтыратып кына белешмә алу мөмкинлеге булган компания белән элемтәгә чыгып та тормаячагын әйтә.

Моны психотерапевт Рамил Гарифуллин яшьләрнең "өрәкләр" белән аралашуга күнегүе белән аңлата: " Хәзерге яшьләр рәсем, фотолар карап үскәнгә, мәгълүматны тынлап алуга караганда, күреп укуны өстен куя. Шул ук вакытта аларга аның кыска һәм аңлаешлы булуы да мөһим. Интернет аша аралашканда кеше ниндидер бер индивид кебек кабул ителми. Без аларны күрмибез, сизмибез. Без "өрәкләр" белән аралашырга күнектек ", - ди ул.

Үзара аралашуга килгәндә, психотерапевт бер береңне күреп, тоеп сөйләшүне берни алыштыра алмый, дигән фикердә: "Әни янына кунакка кайтканда, без бит аны сагынып, аның янәшәсендә булыр өчен кайтабыз. Әни белән кара-каршы дәшми генә утырып торуны интернет аша аралашу гына түгел, телефоннан сөйләшү дә алыштыра алмый" - ди Рамил Гарифуллин.

"Элек стресс, депрессия кичерүчеләр саны, бугенге көн белән чагыштырганда, азрак иде, - ди ул. - Хәзер кемгәдер смс хәбәр юллап, ике - өч минуттан җавап алмаса, кеше кайгыра, туктаусыз шалтырата башлый. Бөтен проблема бер кеше икенчесен котрольдә тотарга тырышуыннан килеп чыга. Контрольдә тоту коралу - ул телефон, ә телефон һәр кешедә диярлек бар".

Бернинди физик эш эшләмәгән очракта да, көн азагына үзебезны арыган кебек хис итү сәбәбен психотерапевт шулай ук интернетта аралашу белән бәйләп аңлатты: "Социаль челтәрләрдә ниндидер язышулар алып бару безнең вакытыбызны гына түгел, энергиябезне дә ала, бу - буш хезмәт. Көн азагына без вакыт узган, ләкин бер эшнең дә юньләп эшләнелмәгәнен аңлыйбыз. Шуңа күрә, мин үзем вакыт-вакыт интернетны сүндереп торам, башкаларга да шулай эшләргә, җанлы аралашуга өстенлек бирергә киңәш итәр идем," - ди Рамил Гарифуллин.



"Татар-информ"


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading