16+

Путин карабодай боткасы, ә Дональд Трамп бургер белән туклана

Европа медицина институты экспертлары дөнья лидерларының ничек туклануын өйрәнгән.

Путин карабодай боткасы, ә Дональд Трамп бургер белән туклана

Европа медицина институты экспертлары дөнья лидерларының ничек туклануын өйрәнгән.

Россия Президенты, мөмкинлек булганда, көнен бассейнда йөзүдән һәм спорт залыннан башлый. Иртән йомырка белән карабодай боткасы, җиләк-җимеш ашый, көн ахырында кефир эчә. Рационында майсыз ит, балык бар ди.

АКШ президенты фастфуд яратса да, диетологлар аның 73 яшьтә дә яхшы формада булуын билгеләп үтә. Рационы исә бургерларга, пицца, камыр ризыклары, кыздырган бәрәңге белән тавык канатына нигезләнгән. Газлы су эчә.

ФРГ канцлеры Ангелы Меркель җиләк-җимеш, яшелчә ашый. Шулай ук сосиски, сырлы фондю да ашап куярга мөмкин. Көн ахырында яшелчә ашый.

Испания премьер-министры Педро Санчес көненә икедән артык чашка кофе эчми, яшелчә, ит, балык күп ашый, атнага өч тапкыр спорт белән шөгыльләнә, дип яза “Российская газета”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading