16+

Һәрбер кыен хәлдән котылу өчен нәрсәдер эшләргә кирәк

Авыр чакта берни дә үзгәртмичә, ыңгырашып кына ятасың икән, авыртуың мәңге басылмаячак

Һәрбер кыен хәлдән котылу өчен нәрсәдер эшләргә кирәк

Авыр чакта берни дә үзгәртмичә, ыңгырашып кына ятасың икән, авыртуың мәңге басылмаячак

Бер адәмнең юлы карт белән кортка яшәгән йорт яныннан уза икән. Һәм ул шундый күренешкә тап була: карт белән карчык атынгычта сизелер-сизелмәс кенә селкенеп утыралар. Сөйләшмиләр. Моңа бәлки хәлләре дә юктыр. Ләкин үзара мөнәсәбәтләренең җылылыгы әллә кайдан сизелеп тора. Күтәрмә өстендә эт ята һәм ул торым-торымга ыңгырашып ала. Ни өчен ыңгыраша соң бу эт дип уйлый узгынчы адәм.

Икенче көнне дә ул шушы ук күренешкә тап була. Әби белән бабай -атынгычта, эт - күтәрмәдә. Һәм эт ыңгыраша. Ник? Бу сорау аны шулкадәр бораулый башлый, әллә кире барып сораргамы соң дип тә куя, әмма сабыр итәргә була.
Өченче көнне дә нәкъ шул ук хәл. Узгынчы адәм түзми, болар янына килә:
- Ник ыңгыраша ул сезнең этегез? Әллә бер-бер хәл булдымы?
- Эт? - дип сабыр гына җаваплый карт. - Ә-ә, ул кадак өстендә ята.
- Алайса, ник торып китми соң? Авырта ич кадак өстендә.
Шунда карчык, ягымлы елмаеп, сүз куша:
- Димәк, балам, аның авыртуы шулай: ыңгырашырга җитә, ә торып китәргә җитеп бетми.
Һәм узгынчы адәм аңлый: авыр чакта берни дә үзгәртмичә, ыңгырашып кына ятасың икән, авыртуың мәңге басылмаячак. Һәрбер кыен хәлдән котылу өчен нәрсәдер эшләргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading