16+

Республика да, халкы да гүзәл (ФОТОЛАР)

Казан үзәгендә - Петербург урамында республикада яшәүче утызга якын милләт вәкиле катнашында зур концерт тамашасы узды.

Республика да, халкы да гүзәл (ФОТОЛАР)

Казан үзәгендә - Петербург урамында республикада яшәүче утызга якын милләт вәкиле катнашында зур концерт тамашасы узды.

"Минем йортым - минем республикам" яшьләр чатыры шәһәр халкы өчен генә түгел, килгән кунаклар өчен дә зур ачыш булды.



- Республикабызның милли йөзен күрсәтү өчен без махсус шәһәр үзәген сайладык. Биредә өч зур кунакханә урнашкан. Димәк, бу безнең туристларга да милләтләр дуслыгын, төрлелеген күрсәтү дигән сүз. Яшьләр чатыры инде икенче тапкыр оештырыла. Килгән кунаклар һәр халыкның гореф-гадәтләре, милли традицияләре белән таныша ала. Мондый чаралар халыкларны берләштерә, - диде Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе советы рәисе Тимур Кадыйров.



Урам уртасында урнаштырылган алты чатырда халык һөнәрчелеге күргәзмәләре эшләде, анда үлмәк ясау, кәрзин үрү, агачны бизәкләп кисү, дөгедән рәсемнәр ясау кебек кызыклы мастер-класслар да оештырылды. "Многоликий Татарстан" фотокүргәзмәсе исә беркемне дә битараф калдырмады. Фотосурәтләрдә төрле милләт вәкилләре чагылган иде.



Без бер-беребезгә шулкадәр охшаган, республикабыз да, анда яшәүче халык та гүзәл. Алга таба да шулай дус-тату яшәрбез, бергә эшләрбез дип өметләнәм, - диде фотосурәтләргә ишарәләп Россия Дәүләт Советы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов.



- Бүгенге тамаша безнең бер зур гаилә икәнен күрсәтә. Төрле милләт вәкилләре булсак та, безне дуслык берләштерә, - дип дәвам итте сүзне Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading