16+

Рәфинә Ганиуллина иренә үпкәли

- 22 май көнне иремнең туган көне, әлеге вакытта шуңа әзерләнеп йөрибез. Шул ук көнне Фәрит Мөһәммәтшинның да гомер бәйрәмендә чыгыш ясыйсы бар.

Рәфинә Ганиуллина иренә үпкәли

- 22 май көнне иремнең туган көне, әлеге вакытта шуңа әзерләнеп йөрибез. Шул ук көнне Фәрит Мөһәммәтшинның да гомер бәйрәмендә чыгыш ясыйсы бар.

Җәйне көтәбез. Планнар зурдан: сольный программа әзерләп, Казан һәм башка шәһәрдәрдә концерт куярга иде. Гәбделфәт Сафин төркемендә эшләүне дә дәвам итәм, быел хезмәттәшлеккә 10 ел була. Башка эшләр белән шөгыльләнсе булса да, гастрольләргә йөрү моның өчен комаучаламый. Ирем дә мине тыныч күңел белән җибәрә, баланы карый. Эшемне аңлагангамы, ул бер дә көнләми. Кайчак шуңа үпкәлим дә хәтта. Эшемне хуплый һәм аңа минем җырчы булуым бик ошый.



Өр-яңа җырыма клип та төшерергә уйлап торабыз. Аннары, әнинең әсәрләрен җыеп, бер китап чыгарырга иде. Көзен шул китапка презентация формасында, "Кызлы йорт"ның әдәби-музыкаль кичәсен уздырачакбыз.

- Əниегез ни хәлдә соң?
- Аллага шөкер, әйбәт. Без бирешә торганнардан түгел. Бу сыйфат безгә әнидән күчкән. Ул үзе һәрвакыт позитив рух саклап кала торган кеше. Хәлләребез бик начар чакта да төшенкелеккә бирелмибез.

Табиблар фаразлавынча, әниебезнең хәле алдагы 1-2 елда күзгә күренеп яхшырырга тиеш. Ни дәрәҗәдә кадәрен генә белмибез. Сөйләшә һәм йөри алмаса да, ул барын да аңлый, хәтерли. Китап чыгару турында ул күптән хыялланган иде. Китап басылгач, иң сөенгәне ул булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading