16+

Russian Music Box премиясе тапшырганда Илназ Сафиуллинны татарча биергә кем мәҗбүр иткән? (ФОТОЛАР, ВИДЕО)

"Мин яратам сине" хитын башкаручы Илназ Сафиуллин Мәскәүдә узган зур чарада катнашты. 10 миллион абоненты булган Russian Music Box телеканалы эстрада йолдызларына премияләр тапшырды. Валерия, Стас Михайлов, Сергей Лазеревлар белән кызыл келәмнән якташыбыз Илназ да узды.

Russian Music Box премиясе тапшырганда Илназ Сафиуллинны татарча биергә кем мәҗбүр иткән? (ФОТОЛАР, ВИДЕО)

"Мин яратам сине" хитын башкаручы Илназ Сафиуллин Мәскәүдә узган зур чарада катнашты. 10 миллион абоненты булган Russian Music Box телеканалы эстрада йолдызларына премияләр тапшырды. Валерия, Стас Михайлов, Сергей Лазеревлар белән кызыл келәмнән якташыбыз Илназ да узды.

- Илназ, син бу мәртәбәле чарага ничек эләктең?
- Минем күп җырларымның рус теленә тәрҗемәләре бар. Клип төшергәндә, юл уңаеннан, рус версиясенә дә эшлибез. Берничә клип җыелгач, аларны Россия телеканалларына электрон почта аша җибәреп карарга булдым. Russian Music Box телеканалы минем белән шундук бәйләнешкә чыкты һәм клипларымны күрсәтә башладылар. Алар әйтүенчә, тавышым матур, әмма клипларның сыйфаты тиешлечә түгел. Алар белән килешәм, клипларым өстендә җиң сызганыбрак эшлисе бар. Клиплар күрсәтелә башлану белән, халык тарафыннан битараф булмаган фикерләр килә башлады. Һәм җитәкчелек быел мине премия тапшыру тантанасына чакырырга булды.
Мин "Иң яхшы бишлек"кә кергән идем. Мине сәхнәгә чакырып алып, зурладылар.
Бәйрәмнән соң, йолдызлар, оештыручылар, партнерлар өчен зур банкет булды. Анда мин "Бер күрәсем килә"нең рус вариантын - "Я бы встретил тебя"ны җырладым.

- Кызыл келәмнән кем белән җитәкләшеп уздыгыз? Әлеге кыз - хатыныгызмы?
- Юк, хатыным түгел. Мин әлегә өйләнмәгән. Айгөл - минем сөйгән ярым.

- Кызыл келәмгә киясе киемегезгә җитди карагансыздыр?
- Башта барасыбыз төгәл билгеле түгел иде, шуңа артык көч түгеп эзерләндек, дип әйтә алмыйм. Мин нәрсә бар - шуны кидем, Айгөлгә генә күлмәк алдык. Әмма барыбер башкалардан аерылып тордык. Кемгәдер безнең образ ошады, ә кемгәдер - юк. Интернет заманында үз фикерен белдерүчеләр юк түгел. Диваннан да тормаган тәнкыйтьчеләр күп бит хәзер.

- Татар биюе белән күпләрне шаккаттыруың турында да әйтеп китсәң...
- Кызыл келәмдә интервью биргәннән соң, таныш журналистлар, операторларны күрдем. Алар минем татар икәнне беләләр. "Биеп тә күрсәт!" - дигәч, әлбәттә, биедем. Үзебезчә, татарча! Үземә генә күңелсез була дип, янымдагы Рагде исемле дустымны да биергә дәштем. Татар биюе дә тарихка бер матур элемент булып кереп калды.
Зур, мәртәбәле чарада катнашу бик ошады. Арты таба тагы да шәбрәк иҗат итәр өчен илһам һәм көч туплап кайттым.

Зажгли ! И по-своему тоже!) #ильназсафиуллин #крокус #реальнаяпремия #реальнаяпремияMusicBox #russianmusicbox #rutv #muztv #mtvrussia #tntmusic #ilnaz #москва #moscow #crocuscityhall #татарин #татары #танец #танцы #блокнот #татарча #реальнаяпремияmusicbox2017

Публикация от Ильназ (IL'naz) Сафиуллин (@ilnaz.official)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading