16+

Сара Садыйкованың фотосын 25 мең сумга саталар, кем ала?

Бушлай белдерүләр сайтында Мстислав исемле кеше Сара Садыйкованың 16 яшьлек вакытында төшкән фотосын сата. 1922 елда төшерелгән фото өчен ул 25 мең сум сорый. Мстиславга шалтыратып, без аңардан фотоның сатылу-сатылмавы турында кызыксындык.

- Фотоны әлегә сатмадым, әмма кызыксынып шалтыратучылар бар. Уйларбыз диләр дә югалалар. Кризис бит, тәвәккәлли алмыйлар, мөгаен. Фото үзебезнең гаилә архивыннан. Аның артына гарәп шрифтлары белән язылган язуы да бар. 1922 елның 9 апреле дип тә куйганнар. Минемчә, аны бабай язган. Кырыена Сара Садыйкованың үлеме турындагы хәбәр басылган газетаны да ябыштырып куйган. Фотода берничә ханым төшерелгән. Алар арасында әбием дә бар, - дип сөйләде ул безгә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading