16+

Сатылу

«Болай яшәп булмый», - дип уйлады колхоз идарәсеннән тагын буш кул белән әйләнеп кайткан Гамир, силос исе килеп торган резин итекләрен салып, хатыны кыргычлап юган ап‑ак болдырга менеп утыргач.

Сатылу

«Болай яшәп булмый», - дип уйлады колхоз идарәсеннән тагын буш кул белән әйләнеп кайткан Гамир, силос исе килеп торган резин итекләрен салып, хатыны кыргычлап юган ап‑ак болдырга менеп утыргач.

- Нәрсә инде бу? Бер көн эш калдырган юк, эчеп йөргән юк, ә хәләл җефетеңә, ачуым бер килмәгәе, бер трусик алып бирерлек тә акчаң булмасын инде! Настаящий издевать итәләр бу авылны! Юк, болай яшәп булмый!
Гамир кесәсеннән тәмәкесе коелып бетә язган «Идел» сигареты чыгарды. Чыннан да, хәлләр шәптән түгел иде. «Акча юк, тиз генә булмаячак та», - диде аңа бухгалтер Сәкифә. «Тә-әк... Газга - түлисе, утка да җыеладыр инде. Үгезне суярга әле иртәрәк, сөтне җыймыйлар. Шабашкага китәр идең - тирә‑юньдә түләп эшләтерлек кеше юк. Каян алырга акча? Соң ир кеше ләбаса мин».

Гамирның баш мие соңгы уйлардан нәкъ менә «ир кеше» сүзен эләктереп алды. «Ир кеше, ир... - дип кабат‑кабат уйлады ул. - Ир шул, хатын‑кыз булсаң... Ә ир кешегә... Тукта, ә нәрсә? Әнә газеталарга, ирләр үлеп бетеп бара, дип язалар бит. Ирләр үлә, хатыннар кала...»
Гамир, тәмәкесен сүндереп, өйгә керде.

- Булмадымы? - диде плитә янында кайнашкан Гөлфия, иренә таба борылмыйча гына.
- Юк, - диде Гамир.
Гөлфия авыр сулады.
Төн борчулы үтте. Гамир туктау­сыз боргаланды, ыңгырашты, гомер булмаганны, өч‑дүрт тапкыр чыгып тәмәке тартты...
Иртәгесен кешелеккә дигән, шифоньерның иң эчке бүлегендә нафталинлап элгән кәчтүмен, моннан җиде еллар элек Сабан туенда чүлмәкне иң оста ваткан өчен бирелгән буй‑буй күлмәген кигән Гамир колхоз сөтен илтә торган машина белән шәһәргә китте.

Ул шәһәр базарына килеп җиткәндә, монда нәрсә дә булса сатучы халык җыелып кына килә иде әле. Гамир чөгендер, бәрәңге-суган кебек әйберләр сатыла торган урынны эзләде. Килеп җиткәч, әзрәк дулкынланып, күлмәк якасын рәтләде, чәчен сыпырды да бер читтәрәк буш урынга барып басты. Аннары кесәсеннән саргылт кәгазь кисәге чыгарып, иртән генә трико будыргычыннан алган булавка белән аны күкрәгенә элеп тә куйды.

Кәгазьдә, әз генә тигезсезрәк хәрефләр белән: «Сатылам», - дип язылган иде.
Күршедәге сәүдәгәрләр Гамирга игътибар итмәде диярлек. Кишер сатучы карчык кына: «Әстәгъфирулла», - дип куйды да, яңадан: «Кишер, кишер алыгыз. Өч ыштугы ун гына сум», - дип сөрән салуын дәвам итте.

Беренче булып, Гамирның күкрәгендәге язуга күрше Җәмилләрнең мәчесе хәтле генә эт иярткән, зәңгәр чәчле, җыерчыклы муенлы бер ханым игътибар итте. Туктап, Гамирны баштанаяк күздән кичергәч, ул сорау бирде.
- Күпме?
- Бер дә җитмеш биш бугай.
- Аны сорамыйм мин...
- Җитмеш ике, - диде Гамир, узган ел бәрәңге тапшырганда үлчәүгә басканын искә төшереп.

- Юк ла...
- Белмим, үлчәгән юк, - диде кинәт битенә кызыллык йөгергән Гамир. - Ну, бу шәһәр хатыннары...
- Энем, сәгате күпме тора дип сорыйм мин синнән.
- Йөз сум, - бәяне күпме куярга икәнен Гамир өйдә уйлаган иде инде.

Ханым әзрәк уйланып алды.
- Ярар, - диде ул. - Мин монда янәшәдә генә торам...
Гамир, авыр сулап, башын аска иде дә җыерчыклы муенлы ханым һәм аның эте артыннан китте. Тегесе исә, бәрәңге сата торган җиргә килеп җиткәч, Гамирга борылды:
- Менә бу бәрәңгене алыгыз, - диде ул, сәгатенә карап. - Монда ерак түгел.

Ярты сәгатьтән кесәсенә шытырдап торган иллелек тыккан Гамир, күкрәгендәге язуын асып, янәдән үз урынында басып тора иде инде. «Ярар, - дип уйлады ул, - тегесе булмаса, монысы диген, болай да ярый безгә. Акчасы гына булсын».
Ләкин яшь ирнең күңелендә шәһәр хатыннарына ниндидер үпкәләү барыбер бар иде. «Авылныкы дигәч тә әллә»...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading