Таләп катгый иде. Галимәрдән билет алды. Берне алды, икене. Ләкин бер генә сорауга да җавап бирерлек хәлдә түгел иде ул.
– Вахит абый, син мине танымыйсың мәллә? Бу бит мин... Галимәрдән! — дигән булды студент. Профессорның чырае да үзгәрмәде.
Ул ун гына минут утырмады. Бер сәгать утырды. Башында бөтенләй башка төрле уйлар бөтерелде. “Әллә берәр үче бар микән моның? Әллә кичә кафеда авыр сүз ычкындырдыммы? Бабаларыбыз арасында берәр төрле дошманлык булмагандыр бит?” – дип сызланды ул.
Озак талкыды аны профессор. Өметсез...
Кичен алар тагын сыраханәдә очрашты. Дуслык дәвам итте.
Комментарийлар