16+

Якынлык кылгандагы төп хаталар!

Кагыйдә буларак, ир-атның бар теләге - сексуаль техниканы белү, гомумән, секс өлкәсендә белгеч булу. Ә хатын-кыз нәфис гәүдә, матур тән турында хыяллана. Ләкин секстагы хаталарның сәбәбе ул түгел. Бергәләп ачыклыйк.

Якынлык кылгандагы төп хаталар!

Кагыйдә буларак, ир-атның бар теләге - сексуаль техниканы белү, гомумән, секс өлкәсендә белгеч булу. Ә хатын-кыз нәфис гәүдә, матур тән турында хыяллана. Ләкин секстагы хаталарның сәбәбе ул түгел. Бергәләп ачыклыйк.

Ир-атның хатасы

1. Хатын-кызның теләмәвен дөрес кабул итмәү

Ирләр күзләр белән ярата, дип юкка әйтмиләр. Таныш булмаган чибәр кызны яки сөйгәнен күргән ир шундук эрекция кичерергә мөмкин. Хатын-кызларда исә башкача. Аларның дәртләнүе фантазияләргә бәйле, шуңа күрә җенси мөнәсәбәткә керү өчен хатын-кызга күбрәк вакыт кирәк. Димәк, әгәр хатын-кыз шушы мизгелдә якынлык кылырга теләми икән, йөрәгегезгә якын алмагыз. Назлау процессын озаграк дәвам итегез.

2. Хатын-кызның озак дәртләнүенә борчылу

Бу хата беренчесе белән тыгыз бәйләнгән. Хатын-кыз секска бик озак “әзерләнә” һәм дәрт кузгалу күренеше дә озак дәвам итә. Бу - физиология. Табигый хәл. Ләкин әгәр дә хатын-кыз ир-атның теләге кимүен сизеп алса, аның дәрте бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә ашыкмагыз, һәр мизгелдән тәм табыгыз.

3. Җенси органнарга тиз күчү

Ир-ат җенси органнарны назлауны башкасына караганда өстенрәк күрә. Һәм хатын-кызлар да шундый фикердә, дип ялгыша. Бу - зур хата. Әгәр хатын-кыз физик яктан дәртләнгән икән, бу әле ул секска әзер дигән сүз түгел. Киресенчә, кинәт җенси органга күчү бар булган теләкне сызып ташларга мөмкин. Сабыррак булыгыз һәм гүзәл затның гәүдәсен назлауны дәвам итегез.

4. Бар игътибарны эрекциягә юнәлтү

Үзенең җенси органы турында гына уйлаучы ирләр секс вакытындагы якынлык хисләрен юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа да хатын-кыз белән “элемтәдә” булу, аңа матур сүзләр пышылдау мөһим. Әгәр ир-ат тиз арада оргазм кичереп, эакуляция ясый икән, ул бу очракта хатын-кызның артык сексуаль булуы белән аклана ала. 

Хатын-кызның хатасы

1. Артык тыйнак булу, читләшү

Кайбер хатын-кызлар ирләр аларның ни уйлаганын белергә тиеш, дип фикерли. Шуңа күрә ни теләгәнен турыдан бәреп әйтү урынына тыйнак булып кылана. Телепатия турында онытыгыз. Сүз белән әйтү, бигрәк тә тәнгә кагылу күпкә нәтиҗәлерәк булыр.

2. Ни теләвен әйтмәве

Кайвакыт ни теләвеңне бер тапкыр әйтү җитми. Хискә бирелгән дәртле ир-ат бу хакта онытырга мөмкин. Ни теләвегезне кат-кат әйтергә курыкмагыз. Бу “мине аңламыйлар, ишетмиләр” дип үпкәләүгә караганда яхшырак. 

3. Гәүдәнең җитешсезлекләренә игътибар бирү

Гүзәл затлар! Теләсә кайсы ир янындагы шәрә һәм чибәр хатыннан башын югалта. Ә сез бу вакытта гәүдәгезнең җитешсез якларын уйлап хаталанасыз. Үзеңне тәнкыйтьләү сексның ямен-тәмен югалтырга яки аны төчеләндерергә мөмкин. Азрак уйларга тырышыгыз һәм тәнегезне тулысынча ир-ат карамагына тапшырыгыз. 

4. “Дөрес эшлимме икән?” дип борчылу

Әгәр ир-атның күңелен күрергә телисез икән, үзегез дә ләззәт алырга тырышыгыз. Күп кенә хатын-кызлар урын җирендә үзен ничек тотуы турында борчыла. Нәтиҗәдә бу борчылу сексның бөтен рәхәтен тоярга комачаулый. Үзегезне азаплаганчы, ир-атның нәрсә һәм ничек теләвен сорагыз. 

Белгечләр фикеренчә, ирләрнең күпчелеген хатын-кызның кыюлыгы дәртләндерә. Ләкин хатын-кызлар үзләре наз яраткангамы, ирләргә дә назлы итеп кагыла. Шуны да әйтергә кирәк, кайбер хатын-кызлар ир-атның җенси органына кагылудан курка. Әгәр оргазм кичерергә, секстан ләззәт алырга телисез икән, якынлык кылганда, тыйнаклык һәм оялу турында онытыгыз.

Фото: pixabay.com

Ләйлә МАКАРОВА

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading