16+

Сәер законнар

- АКШта 18 яшьтән узган кешеләргә, әгәр дә аларның алдагы тешләренең берәрсе төшкән булса, елмаерга рөхсәт юк. - АКШта колакка тимер акчалар асу тыела. - АКШта пошиларга исерткеч эчемлекләр эчерергә ярамый. - Әгәр кунакка килгәндә яңгыр астына эләгеп зонтигыгыз юешләнгән икән, Америкада аны өйгә алып керү тыела. - 1918-1919 елларда...

Сәер законнар

- АКШта 18 яшьтән узган кешеләргә, әгәр дә аларның алдагы тешләренең берәрсе төшкән булса, елмаерга рөхсәт юк. - АКШта колакка тимер акчалар асу тыела. - АКШта пошиларга исерткеч эчемлекләр эчерергә ярамый. - Әгәр кунакка килгәндә яңгыр астына эләгеп зонтигыгыз юешләнгән икән, Америкада аны өйгә алып керү тыела. - 1918-1919 елларда...

- АКШта 18 яшьтән узган кешеләргә, әгәр дә аларның алдагы тешләренең берәрсе төшкән булса, елмаерга рөхсәт юк.
- АКШта колакка тимер акчалар асу тыела.
- АКШта пошиларга исерткеч эчемлекләр эчерергә ярамый.
- Әгәр кунакка килгәндә яңгыр астына эләгеп зонтигыгыз юешләнгән икән, Америкада аны өйгә алып керү тыела.
- 1918-1919 елларда АКШта грипптан үлү тыелган булган.
- Американың Кентукки штаты законнары буенча, биредә яшәүче һәр кеше елына бер тапкыр булса да ванна керергә тиеш.
- Флоридада чәч киптергән вакытта йоклап киткән хатын-кызларга штраф яный.
- Нью-Йоркта биналарның түбәсеннән сикергән кешегә үлем җәзасы каралган.
- Лос-Анджелеста ирләр хатыннарын киңлеге 12 см дан артмаган каеш белән генә кыйный ала. Каеш киңрәк булса, кыйнар алдыннан алар хатыннарыннан рөхсәт алырга тиеш.
- Көнбатыш Виргиния штатында укучылар, әгәр дә алардан суган исе килсә, мәктәпкә керә алмыйлар.
- Аризонада ишәкләрен ваннада йоклаткан хуҗаларга штраф салына.
- Алабамада кесәләрендә туңдырма йөрткән, хатын-кызлар алдында җиргә төкергән, чиркәүгә ябыштырылган мыектан кергән һәм урамда маска белән йөргән кешеләр җинаятьче булып санала.
- Португалиядә яңгырлы көн эшкә бармауга сәбәп булып тора ала.
- Вашингтонда якшәмбе көнне матрас сатып алырга ярамый.
- Мичиганда, әгәр дә карак талау максатыннан берәр өйгә кергәндә кайсыдыр җирен яралый калса, ул хуҗаларны судка бирергә хаклы.
- Того дәүләтендә ир-ат хатын-кызга комплимент ясаса, ул аңа өйләнергә бурычлы.
- Һиндстанда октябрьдән мартка кадәрге аралыкта ванна керү тыелган.
- Канадада яңгыр астында машина юу тыелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading