16+

Шәхес буларак үсәргә комачаулый торган 3 СӘБӘП

Соңга калу Сез артык уйлыйсыз кебек түгелме? Тотарга да эшлисе урынга «Ә нәрсә була, әгәр...», «Ә кинәт...», «Барып чыкмаса...» кебек сораулар биреп, үзегезне җәфалап бетерәсез. Бер адым ясар өчен барысын да исәпләгән, фаразлаган буласыз. Ерак киләчәккә исәпләнгән планнар - кирәкмәгән ялган өметләр. Нишләп әле бөтен куркуларны «селтәп ыргытып», тормыш белән...

Соңга калу
Сез артык уйлыйсыз кебек түгелме? Тотарга да эшлисе урынга «Ә нәрсә була, әгәр...», «Ә кинәт...», «Барып чыкмаса...» кебек сораулар биреп, үзегезне җәфалап бетерәсез. Бер адым ясар өчен барысын да исәпләгән, фаразлаган буласыз. Ерак киләчәккә исәпләнгән планнар - кирәкмәгән ялган өметләр. Нишләп әле бөтен куркуларны «селтәп ыргытып», тормыш белән кул кысышып килешмәскә? Тормыш ул куйган максатыңа бару һәм ирешү өчен иң гади, кыска юлны үзе белә.

Гаепләү
Уңышсызлыкларыңда башка кешеләрне гаепләү. Үз дигәненә ирешә алмаганнар йөзләгән сәбәп табарга мөмкин, ә гаепне үзеннән эзләми ул. Бу - җаваплылык хисе булмаудан. Үзеңне уңышсызлыкның корбаны дип санама, ә тормышның хуҗасы булырга өйрән. Беркемне гаепләргә дә, беркем алдында акланырга да кирәкмәячәк.

Аклану
Әгәр дә кеше аклана икән, ул үзен гаепле сизә дигән сүз. Аклану гаепләү белән тыгыз бәйләнгән, шәхес буларак үсештә өченче каршылык булып тора.
Һәр көн алга - максатыгызга, хыялыгызга таба барырга тырышыгыз, беркайчан да тукталмагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading