16+

"Шәһри Казан" журналисты 2016 ел символы – маймыл янында кунакта булып кайтты

Маймыл елыннан нәрсә көтәргә? Үзе кире, үзе шактый акыллы бит ул. Яңа 2016 ел символы белән якыннанрак танышырга дип, Казан зообакчасына бардым.

"Шәһри Казан" журналисты 2016 ел символы – маймыл янында кунакта булып кайтты

Маймыл елыннан нәрсә көтәргә? Үзе кире, үзе шактый акыллы бит ул. Яңа 2016 ел символы белән якыннанрак танышырга дип, Казан зообакчасына бардым.


Зоопаркта маймылларга чып-чын бәйрәм табыны әзерләгәннәр иде. Алларында зур бер табакта алма, груша, виноград, әфлисун... Шул табак кырыенда кырын ятып, җиләк-җимешне иренеп кенә чүплиләр. Мин инде бәйрәм алдыннан шулкадәр хөрмәт дип уйлаган идем, баксаң, бу аларның көндәлек рационы икән.

- Алар үзләрен зоопарк хуҗалары дип хис итә. Моңа аптырарлык та түгел, иң тәмле ризык та, иң зур игътибар да - барысы да маймылга бит, - ди зообакчада экзотариум бүлеге мөдире Татьяна Ганибаева.
Без маймылның иң яраткан ризыгы - банан дип уйлыйбыз. Чынлыкта ул цитруслыларны күбрәк үз итә икән. Кыш көннәрендә яфрак урынына салат ашый, кәбестә, кишер, ташкабак, көнбагыш, чикләвек тә яраткан ризыкларыннан. Кайберләре өчен иң затлы «деликатес» - тере бөҗәкләр. Кыш көннәрендә, иммунитетлары нык булсын өчен, суган белән сарымсак та ашаталар үзләренә.
- Алар авыруларны кешедән дә йоктырырга мөмкин. Хезмәткәрләрнең берәрсе авырып китсә дә, аны маймыл янына кертмибез. Ә яңа туган маймыл баласы, кеше кебек үк, бөтен файдалы элементларны ана сөте аша ала, - ди Татьяна.

Маймылларга ризыкны норма белән генә бирәләр. Күбрәк ашап куйсалар, фигуралары бозыла, артык килограммнар шунда ук билләренә куна икән. Шунысы кызык, маймылның зурлыгы аның яшәү озынлыгы белән бермә-бер бәйле. Никадәр зуррак булса, тормышы да шуның кадәр озынрак икән.
Паша исемле шимпанзе - зообакчаның чып-чын йолдызы. Рәшәткә янына якынрак килсәң, кулыңнан эләктереп алырга да күп сорап тормый. Башкалардан аермалы буларак, ул матур киенергә ярата. Янына килгән берәр баланың башлыгын йә бияләен тартып ала да үзенә киеп куя. Соңыннан киемнәрне бирми интектереп бетерә. Әле үртәп, телен дә күрсәтергә мөмкин. Шешә белән су бирсәң, үзе шуны ачып эчә. Чәйне дә баллыны гына ярата, шикәрен азрак салсаң, шунда ук холкын күрсәтеп, шешәсе белән тотып ата. Читтән карап торганда, кеше холыклары бар инде үзендә. Моңа аптырарлык та түгел, шимпанзеның -ДНКасы кешенекеннән бары биш процентка гына аерыла бит.

- Маймыллар дрессировкага да, төрле күнекмәләргә дә тиз өйрәнә. Маймыллар - безне, без аларны аңлаганчы, тизрәк аңлап өлгерә. Җыештыру, аш вакытын да белеп, көтеп торалар. Берсе ашарга алып килгәнне күрсә, башкаларга да үз телендә тизрәк хәбәр итә. Хәтерләре дә бик әйбәт. Ашарга алып килгән кешене яраталар, ишек төбендә генә көтеп торалар. Ә укол кадаучыларны, киресенчә, өнәп бетермиләр. Коридорда ветеринарны күрсәләр, тизрәк качу ягын карыйлар, - ди Татьяна.
Маймылларның күбесе парлы яши. Мәхәббәткә дә алар җитди карый. Мәсәлән, гиббоннарның пары үлсә, үзләре дә кайгыдан үләргә мөмкин икән. Маймыл өчен иң куркынычы - ялгызлык.

Хәзер маймылларны экзотик йорт хайваннары буларак өйдә тоту да шактый еш күренеш.
- Өйдә маймылга бөтен шартлар да тудырып булмый, аңа ботактан ботакка сикереп йөрергә кирәк. Бу хайван яшәгән йортта чисталык юк: аның өчен кайда утырса - шунда бәдрәф. Кайбер маймыллар сасы исне махсус тарата. Алар йөргән бөтен җирләрен лайла белән сылап чыга, менә шул лайла аеруча да зәһәр инде. Маймыл читлеген ничек яхшырак чистартасың, ул аны шулай тырышыбрак пычратып куя, - ди белгеч.


Маймыл - үзен көзгедән таный торган бердәнбер хайван.
Ир маймыллар, кешеләр кебек үк, картайгач, пеләшләнә.
Маймыл кешегә ничек кенә охшамасын, беркайчан да сөйләшергә өйрәтеп булмаячак. Галимнәр, аның баш миендә сөйләшү өчен җавап бирә торган рецептор юк, ди.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading