16+

Синоптиклар фаразы: Россиялеләрне «кура җиләге» җәе көтә

Метеорологлар аномаль эссе һаваны үзләренчә «кура җиләге» җәе дип йөртә.

Синоптиклар фаразы: Россиялеләрне «кура җиләге» җәе көтә

Метеорологлар аномаль эссе һаваны үзләренчә «кура җиләге» җәе дип йөртә.

2020 елда җәен Россиядә температура климат нормасыннан артып китәчәк, дип кисәтте синоптиклар.

"Мин булачак җәйне "кура җиләге"сыман дип атадым, чөнки һава торышы температурасы карталарының төсе кура җиләге төсен хәтерләтә. Бу идеаль климат шартлары булачак, кешеләр сәламәтлеге өчен иң кулай җәй", - дип сөйләде "Фобос" һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец.

Сүз уңаеннан, синоптик сүзләренчә, һава торышы аномалияләре яз көне башланачак. Мартта температура нормадан өч-алты градуска, апрельдә - ике-өч градуска, ә майда - бер-ике градуска югары булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading