16+

«Сирәк кулланылган дуслар яхшы саклана»

Явызның ялгышуы - аның яхшылыгы. * * * Эрос булган җирдә вирус була. * * * Әгәр язучыны укымыйлар икән, бу әле ул классик дигән сүз түгел. * * * Җан теләгәнне эшләргә тән комачаулый. * * * Пенсияне арттыра алмаган дәүләт пенсия яшен арттырырга мәҗбүр була. * * *...

Явызның ялгышуы - аның яхшылыгы.
* * *
Эрос булган җирдә вирус була.
* * *
Әгәр язучыны укымыйлар икән, бу әле ул классик дигән сүз түгел.
* * *
Җан теләгәнне эшләргә тән комачаулый.
* * *
Пенсияне арттыра алмаган дәүләт пенсия яшен арттырырга мәҗбүр була.
* * *
Хыянәт итмәгән чакларында ул һәрвакыт тугры иде.
* * *
Кешегә баш эшләр өчен бирелмәгән.
* * *
Бөек һәм мәгърур телегезгә тилчә чыксын.
* * *
Китапның калынлыгы аны укучылардан яхшы саклый иде.
* * *
Бүрене аяклары туйдыра. Дөрес, гел үзенекеләр түгел.
* * *
Матур дөреслекне дуслар әйтә, ачы хакыйкатьне - дошман.
* * *
Сирәк кулланылган дуслар яхшы саклана.
* * *
Тәмле нәрсә тешләнгән була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading