16+

«Сәләт» – милләтне саклап калучы магнит»

Бу ялларда Алексеевск районы, Биләр музей-тыюлыгы территориясендә "Сәләт" бишенче халыкара белем бирү форумы ачылды.

«Сәләт» – милләтне саклап калучы магнит»

Бу ялларда Алексеевск районы, Биләр музей-тыюлыгы территориясендә "Сәләт" бишенче халыкара белем бирү форумы ачылды.

Биләр җиренә яшьләр "Без кайттык сиңа, Биләр!" дип килә. Изге җирне икенче йортлары кебек кабул итәләр. Биләр җиренә аяк басуга "Сәләт" канаты астына җыелган 12 аланның бер тавыштан гөрләве, сөрән салып, кунакларны каршы алуы ишетелә.

Форумны тантаналы рәвештә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде.

- «Сәләт» проектлары елдан-ел масштаблырак, кызыклырак үтә. Биредә зур эш башкарыла. Без Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән, башка илләрдән сәләтле балаларның биредә танышып, татар телендә аралашып, бер гаилә кебек дус, тату яшәүләренә мөмкинлек бирә торган шундый хәрәкәт булуы белән горурланабыз. "Сәләт" телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга, яңа дуслар табарга ярдәм итә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минитмер Шәймиевның "Сәләт"не яратуларын ассызыклап китте.

Сүз уңаеннан, иртәгә "сәлкеш"ләр Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белән очрашачак. Яшьләр инде Президент белән фотога төшү өчен селфи таякчыкларын әзерләп тә куйган.

Кеше капиталына инвестицияләү - республика үсешендә мөһим бурычларның берсе. Татарстан сәләтле яшьләрне ачыклау, туплау, аларга үсү өчен тиешле шартлар тудыру юнәлешендә үрнәк. "Сәләт" - шуның бер мисалы, яшьләргә көчле этәргеч бирүче уникаль мәйданчык. Быелгы форумда биш меңгә якын кеше катнаша. Аларның 3,5 меңе предмет олимпиадалары, фәнни конференция һәм төрле конкурслар җиңүчесе. 200гә якын яшь егет һәм кыз якын һәм ерак чит илләрдән килгән.



- "Сәләт" - милләтне саклап калучы магнит кебек. Моннан биш ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биләргә килеп: "Сәләт" фестивален үз күзләрем белән күрмәгән булсам, ышанмас идем", - диде. Монда татар мохиты хакимлек итә. Ләкин без барыбыз да гел татарча гына сөйләшмибез, арабызда рус, чуваш, башка милләт вәкилләре дә бар. Ә кичке чаралар, төркемнәр арасында аралашу - барысы да гел татар телендә генә. Укыту программасы исә укучыларга җайлы телдә бара. Иң мөһиме - яшьләрнең белемгә омтылуы, - диде «Сәләт» фондының башкаручы директоры Тимур Сөләйманов.

Форумның быелгы белем бирү программасы "IT", "Шәхси нәтиҗәлелек", "Карьера һәм уңыш белән идарә итү", "Үзең яса" һәм "Эко-Татарстан" кебек биш эре бүлектән тора. Биләр җирендә быел "Күңел экологиясеннән - табигать экологиясенә" дигән экология темасы өстенлек итә. Биредә хәтта чүпне дә сортларга бүлеп җыялар хәзер. Дәресләр өчен оештырылган "Эко-Татарстан" чатырында Татарстан Фәннәр академиясеннән, югары уку йортларыннан экология темасы белән шөгыльләнүче галимнәр чакырылган.

Ачылышы көнендә "Сәләт" ветераннарының Беренче эшлекле форумына да нәтиҗәләр ясалды. Киләчәктә "Сәләт" ветераннары ассоцияциясен булдырыру планлаштыра. Белем бирү форумы 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading