14-18 яшьлек балаларны җәйге ял вакытында кайда эшкә урнаштырып була икән? Шул хакта аңлатып язсагыз иде.
Рәмзия Әхмәтова, Питрәч.
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, 14-18 яшькәчә үсмерләрне эшкә урнаштыру республиканың Министрлар кабинеты карары белән( 2013 елның 9 августынннан, № 553)...
14-18 яшьлек балаларны җәйге ял вакытында кайда эшкә урнаштырып була икән? Шул хакта аңлатып язсагыз иде.
Рәмзия Әхмәтова, Питрәч.
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, 14-18 яшькәчә үсмерләрне эшкә урнаштыру республиканың Министрлар кабинеты карары белән( 2013 елның 9 августынннан, № 553) "2014-2020 елларга исәпләнгән Татарстан халкын эш белән тәэмин итү" дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Быел кимендә 20 мең үсмерне эшкә урнаштырырга ниятлиләр.
Эш эзләүче үсмерләргә мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Быел мәшгульлек үзәкләре белән кайбер оешмалар арасында килешүләр төзелгән. Әйтик, Казанда «Казаньэнергострой", «ТатЭлектроКомплект" оешмаларында курьер, оператор белгечлекләренә ихтыяҗ бар. Алабугада "Эссен" кибетенә эшчеләр җитми. Чаллыда "Шильна-хлеб" оешмасына реклама продукциясен таратучылар кирәк. Аеруча авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф тармакларында яшьләргә ихтыяҗ зур. Балалар мәктәпләрне төзекләндерү, ишегалларын рәткә китерү, спорт мәйданчыкларын җыештыру, шәһәрне яшелләндерү, үсемлекләр утырту, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү кебек эшләрдә актив катнаша ала. Һәр районның мәшгульлек үзәкләрендә эш урыннары турында тулырак мәгълүмат алырга була. Питрәчтә бу оешма Совет урамы, 34 йорт адресы буенча урнашкан.
Мәшгульлек үзәкләре аша эшкә урнашкан үсмерләргә 1275 сум күләмендә матди ярдәм каралган. Бу хезмәт хакына өстәмә акча. Әлеге максатларда республика бюджетыннан 26,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Үсмерләрне эшкә урнаштыруга кагылышлы өч сорау
Үсмер ничә сәгать эшләргә тиеш?
Закон нигезендә 14-16 яшьлек үсмерләр көненә 5 сәгатьтән, ә 16-18 яшьлекләр 7 сәгатьтән артык эшләмәскә тиеш. 16 яшькәчә үсмерләр өчен атнасына 24 сәгать, 16-18 яшькә кадәргеләргә атнасына 36 сәгать эшләү каралган. Балигъ булмаган үсмерне эшкә алганда эш бирүче аны хезмәт хакы күләме белән таныштырырга, кыска вакытка хезмәт килешүе төзергә, оешманың кагыйдәләрен аңлатырга, куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрергә, янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәт урынында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырырга тиеш.
Хезмәт хакы күпме?
Россия Хезмәт кодексы нигезендә мәктәп яшендәге укучыларга, башкарган эшенә карап, минималь хезмәт хакыннан да азрак акча түләнергә тиеш түгел. Россиядә минималь хезмәт хакы - 7500 сум, Татарстанда - 8252 сум.
Нинди документлар кирәк?
Эшкә урнашу өчен үсмерләргә теркәлү урыны буенча мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшкә урнаштыручы инспектор үсмергә туры килгән эш сайларга ярдәм итәчәк, аны эш бирүчегә юллаячак. Мәшгульлек үзәгенә үзең белән паспорт һәм аның күчерелмәсен, ИНН, СНИЛС күчерелмәсен алып килү сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар