- Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы - милләткә күтәрелү мөмкинлеге бирүче һәм бөтен булган проблемаларны хәл итә алырдай юлларын тәкъдим итә һәм шуларны хәл итәргә куәте булган оешма. Шулай да Сабан туе уздыруга киткән чыгымнарны татар мәктәпләре ачуга бирсәләр, татар телен, мәдәниятен үстерүгә тотсалар, дөрес булмас идеме икән? Җанны кыйнаган төп нәрсә - телгә ихтыяҗ юк. Азнакайда балаларның 26 проценты гына татар мәктәпләрендә укый, чөнки бердәм дәүләт имтиханыннан уттан курыккандай куырылган бала рус телендә укырга мәҗбүр. Әти-әни үзе үк шуңа бара. Бүгенге көндә икетеллелек турындагы закон үтәлми икән, хет әллә ниләр эшлә - татар теленә мәхәббәт уята алмыйбыз. Дөрес, Актанышны мактыйлар, балаларның туксан фәлән проценты татар телендә белем ала дип. Аладыр, әмма БДИ бирүнең авырлыгын да үзләре генә беләләрдер. Ә менә нигә балалар бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә бирә алмый? Миңа калса, бу да конгресс эше булырга тиеш. Ихтыяҗ булмагач, татар телен, татар мәдәниятен ничек үстерик соң без? - дип өзгәләнә Зөлхия ханым.
Мисалларны да читтән эзләми - төпчек улы кайчандыр укыган татар гимназиясендә бүгенге көндә бөтен фәннәр диярлек русча укытыла икән. Исеме генә татар гимназиясе ди. Казандагы оныклары да татар балалар бакчасына йөри, әмма анысы да исемдә генә татар булып чыккан. Конституциянең икетеллелек турындагы законы үтәлмәвенә дә җаны кыйнала.
- Сүз безнең Азнакай төбәге турында бармый. Без моны үтәргә, күп нәрсәне татарча эшләргә тырышабыз. Проблема республика күләмендә дип әйтүем. Закон эшләми бит. Җитәкче икән, ул татарча да, русча да белергә тиеш дидек. Күпме безнең андый җитәкчеләр? Бауман урамын ничә ел сөйлибез? Берәр үзгәреш бармы? «Чәй йорты», «Әкият»тән гайре татарча эшләнгән элмә такталар күпме? Төп урам урыслашып, инглизчәләшеп беткән. Татарча сүз ишетергә дип килә Казанга съезд делегатлары. Конгресска килеп: «Я по-русски буду говорить», - дип сүз алган кешедән милләт файдасына ни көтәргә? Татар милләте өчен җан атарга тиешле татарлар чыга бит трибуна алдына. Ярар, рәхмәт, тамырларында татар каны ага бит әле аларның дип сөеник әлегә. Бер караганда, аларның да һәркайсы алтын бәясенә тиң. Билгеле, алар да нидер алырга, нидер ишетеп китәргә дип килә, әмма бит тәрбия ана телендә бирелмәгән һәм бирелми... - ди.
Ә үзләре ни майтара соң дияр бәлкем кемдер. Әллә нинди мөгезләр чыгармасалар да, ниндидер яңа фикер, тәкъдим белән чыкканда, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да, район-шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев тә биш куллап күтәреп ала үзләрен.
- Безне тик тотмыйлар. Дөрес, элмә такталар әлегәчә авырткан җир булып кала бирә. Әйтик, «Миляш» дигән әйбер юк бит татарда, урысча язасың килә икән, «рябина» яки «рябинушка» диген инде син аны. «Тәм-том» да «Тәм-төм» түгел инде... Аннан килеп, тәм-том дигәнебез никадәр татлы булмасын, мәгълүм мәзәктәге кебек хәлвә дигәннән генә авызга тәм кермәячәк. Монысы да - һәркайсыбызга кагыла торган хакыйкать.
Комментарийлар