16+

Табиблар витамин сата. Файдасы булмаса да, зыяны булмасын

Дөресен язам. Көлсәң-көл, еласаң-ела. Кызык заманнарда яшибез.

Табиблар витамин сата. Файдасы булмаса да, зыяны булмасын

Дөресен язам. Көлсәң-көл, еласаң-ела. Кызык заманнарда яшибез.

Соңгы вакытларда мин еш кына шул хакта уйланам - интегеп укыйсы булмаган. Биш ел гомерем заяга узды бугай... Ярый, хәзер аңлатып сөйлим әле.

Минем өченче бала җитлекми туды. Туганнан алып табиблар күзәтүендә, реабилитация, тегесе-монысы... Хәзер бит кечкенәрәк районнарга шәхси клиникаларга зуррак шәһәрләрдән табиблар да килеп хезмәт күрсәтә. Шулай итеп бер түләүле клиникага язылдык. Табибның исем-фамилиясе таныш кебек тоелды, шулай да игътибар итмәдем. Киттек. Табиб кабинетына килеп кергәч, чак артыма авып китмәдем. Соң бу бит безнең авыл кызы... бер җирдә дә укымады. Аптырап сүзсез калып басып торам. Керергәме, борылып чыгып китәргәме? Кулдагы бала да ишеккә таба каерылып елый башлады.

– Исәнмесез, минәйтәм, хәзер, коридорда баланы бераз тынычландырам да кире керәм.
Керәмме соң! Кайтып киттем. Табиб дип ап-ак халатлар киеп алган авылдашым без биш ел студент шулпасы ашаганда типтереп йөреп, берничә тапкыр кияүгә чыгарга өлгерде. Уку турында әйтмим дә инде. Авылда сөйләгәннәр иде шул, бишенче иреннән бик уңды, бай икән дип. Дипломлы ук булган икән, бәлки берничә төрле курслар үткәндер, гөнаһысына керәсем килми. Тик ул табиб түгел бит!

Хәзер бит табиблар турында төрле социаль челтәрләрдән дә карап була. Кайттым да, теге “табиб”ның да үзрекламасы бар икән. Ул анда җитлекми туган балаларга ярдәм итүче унлап төрле дәвалау алымнары тәкъдим итә. Өстәвенә, нейрологопед икән, кинезиотейпирование дигән процедура да уздыра, остеопат та икән... Егылып та китәрсең билләһи! Яздырылган видео реклама вакытында шулкадәр дә ышандырып, матур итеп сөйли. Әгәр дә аны шәхсән белмәсәм, мин ышанган да булыр идем әле. Белмәгән кешеләр килә инде, бигрәк тә балалар сәламәтлегенә кагылган очракта. Тик файдасына караганда, күбрәк зыяны булмыймы икән андый процедуралардан соң? Кечкенә балага, бигрәк тә җитлекми туганнарга массажны белмичә ясау, бик күп кире кайтара алмаслык зыян салырга мөмкин. Ярый инде логопед булып утырсын да ди... файдасы булмаса да, зыяны тимәс иде.

Шулай карап утыра торгач, тагын бер таныш ак халатлы кешегә күз төште. Бәй, бу бит күрше авыл егете. Ул да бер реабилитация үзәгендә кабул итә икән. Үзен көчле гипнозчы да, психолог, хәтта нейропсихолог буларак тәкъдим итә. Кайчандыр без аның белән бергә эшләп тә алган идек әле. Аны шуннан беләм. Ир уртасы кеше инде ул. Мәктәптән соң хәрби училищега кергән булган, әмма андагы таләпләрдән тиз туйган. Укып бетермичә генә кайтып киткән. Хыялыйрак кеше фото, видео төшерү белән мавыга, бик матур итеп, ышандырып сөйли белә, киңәшләр бирергә ярата. Кыскасы, аңлаган кешегә менә дигән әңгәмәдәш инде. Әмма мин ул кешене беркайчан да аңламадым. Шулай бер сөйләшеп киттек тә, аның сөйләгәннәреннән, кем әйтмешли, бала йоннары кабарды.

– Гаилә корып яши алмыйм, тыным кысыла башлый, хатыннардан тиз туям. Кирәкми дип әйткән саен икесе миннән бала тапты. Менә карасыннар инде, – дип сөйләгәне әле дә хәтердә. –Балалар белән дә аралашмыйм. Кирәкмиләр. Җыелган алиментларымны түләштереп барсам шунда, җиткән... үсәрләр әле, үсмәсәләр дә зыян булмас...

Бу таныш “табиб-психолог” бер урында озак эшли алмыйча, үзен бик озак эзләде. Өстәвенә салгаларга да ярата. Урамда бик еш тик кенә йөреп, үткән-сүткәннәр белән сөйләнеп йөргәнен үзем дә күргәлим. Менә шулай, күрәсең, ул да берәр төрле курслар үткәндер инде... социаль челтәрдәге шәхси битендәге рекламада кан алыштыруны файдасы турында сөйли башлагач, ары китеп карый алмадым. Ә кемдер шундый рекламага ышанып күпме акчалар түгә бит! Ярый инде, психолог булып та утырсын ди, ник кан алыштыру файдасы хакында сөйли? Әллә ул да берәр төрле процедуралар уздырырга җыенамы киләчәктә? Билгесез. Хәерле булсын, диясе генә килә. Әле психолог булыр өчен дә, ул кешенең үзенә психолог ярдәме кирәктер дип уйлыйм. Үз-үзенә кул салу турында сөйләнеп тә шаккаттырган иде. Чын психологта приемда булса, бәлки балалары турында фикере дә үзгәрер иде.

Гаепләмәгез зинһар, бер сөйли башлагач, тагын бер “табиб” турында сөйлим инде. Бу авылдашым челтәрле бизнес белән шөгыльләнә. Аның да социаль челтәрләрдә еш кына видеорекламалары пәйдә булып тора: “Мин унбиш ел буе дәүләт оешмасында район үзәк хастаханәсендә эшләдем. Беләсезме? Кызганам мин ул елларны! Күптән аннан китәсем булган, күптән шушы бизнеска керәсе булган...” дип сөйли ул.

Унбиш ел эшләдем дигән сүзе дөрес, тик ул үзенең кем булып эшләгәнен әйтми, ап-ак халат кигән берничә фото куя, табиб дип уйларсың билләһи. Ә ул унбиш ел буе кече медперсонал, ягъни идән юучы, техничка булып эшләде. Читтән караган кеше аны шәфкать туташы яки табиб булып эшләгән диеп кабул итәчәк. Һәм беләсезме, шулай ук матур сөйләргә өйрәнгән. Бусы да курслар үткәндер инде... кремнар, шампуньнәр генә түгел, витаминнар, БАДлар, ниндидер шифалы чәйләр, дарулар сата. Хәерлегә булсын иде, кайчан ни сөйләгәнен үзе дә аңламыйдыр кебек. Ул витаминнарны, чәйләрне кыстап-кыстап кирәк һәм кирәкмәгән кешеләргә аткарып утыра. Файдасы булмаса да, зыяны булмасын инде. Яраганы бардыр, ярамаганы...

Менә шул. Ачуланмагыз инде. Гайбәт итеп түгел, гыйбрәт итеп сөйләдем, гаепкә алмагыз. 

Алмабикә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading