16+

Табигатьнең әлеге бүләге яшәртү үзлегенә дә ия диләр 

Җиләк өлгерә башлаган, җәмәгать. Җиләкле фотолар инстаграм битләрен дә бизи башлады, сатуда да җиләкләр күренә. Виктория, каен җиләге генә түгел, кайбер районнарда җир җиләге дә җыялар, имеш. 

Табигатьнең әлеге бүләге яшәртү үзлегенә дә ия диләр 

Җиләк өлгерә башлаган, җәмәгать. Җиләкле фотолар инстаграм битләрен дә бизи башлады, сатуда да җиләкләр күренә. Виктория, каен җиләге генә түгел, кайбер районнарда җир җиләге дә җыялар, имеш. 

Сатуда бакча җиләгенең килосын 300 сумнан да табарга була. Ә менә каен җиләге кыйммәт йөри – 5 литрлы чиләге 4500 сум. 

Роспотребнадзор идарәсе җиләк сайлауда игътибарлы булырга киңәш итә. Сыйфатлы җиләк черемәгән, коры, тыгыз, шома, сытылмаган, бозылмаган булырга тиеш. Әгәр дә җиләк бик йомшак, дымлы, тимгелле булса, яфраклары саргаеп торса, димәк ул күптән җыелган. Бакча җиләгенең очы ак булып торса, өлгереп җитмәгәнне аңлата.

Роспотребнадзор белгечләре җиләкне баллы итеп үстерү серен дә чиште. Баксаң, бакча җиләге яфраклары белән җимеше арасында ара булса, җиләк тә тәмләнә. Ә яфракка тиеп үскән җиләк артык баллы булмый.
Җиләк бик тиз бозыла торган җимеш. Шуңа да аны җыюга тизрәк эшкәртергә кирәк. Кышка герметик пакетка салып катырырга, җиләктән кайнатма, компот ябарга да була. Бакча җиләге бик файдалы булып санала. Кешегә бер көнгә таләп ителгән С витамины организмга керсен өчен көненә биш җиләк ашау да җитә. Викториядә фолий кислотасы кура җиләге, виноградка караганда да күбрәк. Шулай ук бу җимеш йодка бай. 

Сатып алган җиләкне яхшылап юарга киңәш ителә. Юылмаган җиләк эчәк инфекциясе авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Викторияне, каен җиләген дә бары ашар алдыннан гына юарга кирәк. Чөнки су тигән җиләк тиз бозыла. Юар алдыннан яшел яфракларын алып атмасаң яхшырак. Җиләкне дуршлагка салып өстенә су коеп юу уңайлы. Суга аш серкәсе (виноград, алма серкәсе дә ярый) салып җиләкне 3-5 минут шул катнашмада тоту туфрактан җиләккә эләккән төрле инфекцияләрне бетерергә ярдәм итә. Бакча җиләген чамасын белеп, көненә 150-200 грамм ашарга киңәш ителә. Җиләкне йогурт, каймак, катык белән болгатып ашау ашказанына зыянны киметә.


Бакча җиләге (виктория)
Файдасы
Бакча җиләгенең җимеше генә түгел, яфраклары да витаминнарга бай. Җиләкне даими ашау хәтерне яхшырта. Виктория хатын-кызлар өчен дә файдалы. Ул яшәртү үзлегенә ия диләр. Составындагы элементлар җыерчыклар барлыкка килүне киметә, тән тиресе күзәнәкләрен ныгыта. Чәчләр өчен дә файдалы. Җиләкне косметологиядә дә файдаланалар. Аннан биткә төрле маскалар ясыйлар.
Зыяны
Җиләк беренче чиратта аллергияле кешеләргә зыянлы булырга мөмкин. Викторияне кан басымын көйләү өчен эчә торган дарулар белән бергә кулланырга киңәш ителми, бөерләргә авырлык килергә мөмкин. Ашказаны авырулары булган кешеләргә дә җиләкне чамасын белеп кенә ашарга кирәк. Җиләкнең тешнең эмаленә зыян китерүе бар, ул кариесны көчәйтә. 

Җиләк җыйдыгызмы әле? 
Айрат Ялалетдинов, Кама Тамагы: 
– Тумышым белән Чувашстан республикасыннан. Виноград үстерү өчен махсус Кама Тамагы районына күченеп кайттык. Элегрәк авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү теләге булгалый иде, тик алар кишер һәм бәрәңгедән узмады. Виноград турында уйламый да идем. Хәзер бу эш белән ныклап шөгыльләнәбез. Тора бара виноград янына бакча җиләге дә өстәлде. Быел әле җиләк өлгереп җитмәде. Аз гына җыябыз. Килосын 350 сумнан сатабыз. 

Асия Шәрипова, Яшел Үзән:
– Быел бакча җиләге начаррак булды. Җиләк үсентеләре өшегән булса кирәк. Җимешләрне кырмыска басты. Ул да ирек бирми. Җиләктә дә, сливада, чиядә дә кырмыска. Ничек котылырга да белмим. Бакча җиләгенә аптырамыйм, сатучылар күп. Бер ашасак, күңел була. Кышка шикәр комы белән бутап шешәләргә тутырып, катырып куям.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    350кыйбат бит, бездә 170сум

    • аватар Без имени

      0

      0

      кайда ул 170 сумнан, без дә алыр идек)

      Мөһим

      loading