16+

Табын – кәләштән, акчаны кияү түли (Гвинеяда яшәүнең үз хикмәтләре)

Макина обоно Соледад бинданг Казанга махсус программа буенча Экваториаль Гвинеядан укырга дип килә. Россиягә тәүге тапкыр аяк басканда биредә аның бер танышы да булмый. Өстәвенә телне дә белми.

Табын – кәләштән, акчаны кияү түли (Гвинеяда яшәүнең үз хикмәтләре)

Макина обоно Соледад бинданг Казанга махсус программа буенча Экваториаль Гвинеядан укырга дип килә. Россиягә тәүге тапкыр аяк басканда биредә аның бер танышы да булмый. Өстәвенә телне дә белми.

– Безнең ел саен башка илләрдә укырга теләүче студентлар өчен имтиханнар уздырыла. Шул имтиханнарны яхшы тапшырдым. Россия белән Экваториаль Гвинея арасында бик яхшы сәяси мөнәсәбәтләр. Үзебезнең илебез безгә стипендия түләп тора. Бу акча ашарга, яшәргә җитә. Шуңа да бирегә килергә булдым. Казанда инде биш ел яшим, – ди социаль-мәдәни өлкәдә менеджмент буенча белем алучы Кинта. Сүз уңаеннан, Кинта – аның сәхнәдә чыгыш ясый торган псевдонимы. Бу хакта соңрак.

Ул инде дүрт ел өендә булмаган һәм якыннарымны бик сагындым, ди.
– Биредә яхшы танышларым, дусларым бик күп. Эш тә җитәрлек. Әмма әниемне, өемне сагындым. Казанга килгәнемә беркайчан да үкенмәдем. Белемнән тыш мин монда башка милләт кешеләре белән яшәү тәҗрибәсе алдым. Россия бик зур ил. Ул бик күп нәрсәгә өйрәтә. Бик күп нәрсә бирергә сәләтле, – дип соклана илебезгә чит илдән килгән студент.

Макина обоно Соледад бала вакытта әти-әнисе аерылышкан. Әтисе табиб. Аның инде икенче гаиләсе һәм ул гаиләдә дә балалары бар. Соледад без алар белән бик дус, аралашып яшибез, ди. Әнисенең башлангыч сыйныфлар белеме генә булса да, ул гомер буе ресторан тоткан ханым. Коронавируска бәйле карантин башланганнан соң аңа ресторанын ябарга туры килә һәм хәзер инде ул өйдә генә. Соледадлар гаиләсендә биш кыз һәм бер малай. Бер туганы Франциядә яши. Тагын берсе укытучы, икенчесе эшмәкәр. Энеләре дә чит илдә белем алган.

– Әни шуның кадәр баланы ничек карап, тәрбияләп бетерә алгандыр. Аңа, әлбәттә, авыр булгандыр һәм бу авырлыкларны ничек җиңүен күз алдына да китерә алмыйм. Ул безнең бик көчле хатын. Мин аны бик хөрмәт итәм. Әнием булган өчен генә түгел. Аның һәрвакытта да бар нәрсәсе дә килеп чыга. Ул безне ашатып, киендереп кенә калмады, безгә яхшы белем дә бирде. Ул минем өчен хатын-кыз буларак үрнәк, – дип соклана әнисенә Соледад.
Әйткәнемчә, ул Кинта псевдонимы белән сәхнәдә дә чыгыш ясый. Бу сәләте аңа әтисеннән күчкән, чөнки ул мөмкин булган барлык музыкаль инструментларда да уйный икән.

– Җырлау миңа һәрвакыт ошый иде. Өстәвенә һөнәрем дә мәдәният белән бәйле. Бездә мәдәният бик зур үсеш алмаган. Беренче вакытта Гвинеяга кайткач эш табармынмы икән дип борчылдым. Ә хәзер мин анда эш табачагыма, һичьюгы үземнең проектларымны тормышка ашыра алачагыма ышанам. Россиядә чыгыш ясавыма килгәндә, мине бер кыз социаль челтәрдә эзләп тапты һәм хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясады. Хәзер бик күп чыгышлар ясыйм. Бездә тамашачы концертка килсә дә рәхмәт әйтерсең. Ә биредә тамашачы бик кызыксынучан, алар бик күп эмоцияләр алып китә, артистка зур игътибар бирә. Биредә чыгыш ясау миңа күбрәк ошый, – ди Гвинеядан килгән йолдызчык.

Казан белән Гвинеяның аермасы температура режимында гына түгел, әлбәттә.

– Безнең шәһәр диңгез буенда урнашкан. Иң салкын вакытта да бездә плюс 30 градус була. Казан архитектура ягыннан бик үскән. Кешеләргә килсәк, мин Мәскәүдә, Санкт-Петербургта булганым бар. Казан кешеләре күпкә ачыграк, игътибарлырак, яхшы күңелле кешеләр биредә бик күп. Беренче кышымны бик яхшы хәтерлим. Бик салкын, шул ук вакытта бик кызык булды. Укырга барганда мин җиңелчә генә киенәм дә, ишекне ачкач, янәдән кереп киенергә мәҗбүр булам. Минем өчен бик салкын. Беренче карны да мин биредә күрдем. Ул кич белән, ут яктысында аеруча да матур, – ди Соледад.

Яңа танышымнан Гвинеядагы гореф-гадәтләр, йолалар хакында да сораштым. Бу илдә яшәүчеләрнең 90 проценты католиклар икән.
– Бала туганнан соң аңа ике фамилия – әтисенке дә, әнисенеке дә бирелә. Башта исем, аннан әтисенең фамилиясе, аннан әнисенеке бара.
Туйларга килсәк, башта егет кыз өенә туганнары белән килеп, аның кулын сорый. Кыз зур табын әзерли һәм туй кыз өендә үтә. Аларга бүләкләр әзерләнә. Табынны кыз ягы әзерли, әмма ахырдан акчаны егет түли. Егет кеше кызга, сезнеңчә әйтсәк, калым түләргә тиеш. Элегрәк бүләкләр төрле булган. Африкада тоз табу проблемасы булганга, калымга тоз биргәннәр яисә кечкенә генә алтын кисәге бүләк ителгән. Хәзер исә мөмкинлекләр җитәрлек һәм калымны акчалата түлиләр. Туйга егет тә, кыз да милли киемнәр кия. Ул костюмнар ачык төсләрдән тегелә. Егет ягы да кияү костюмына охшатып, шул төстән киенә. Кәләшнеке дә шулай ук, кыз күлмәгендәге төсләрдән киенә. Бәйрәм узганнан соң кәләш шул ук кичне кияү йортына китә, – ди Соледад.

Гвинеяда яшьләр 20-25 яшьтә өйләнешә. Соледадка хәзер 29 яшь. Гвинеяда аның очрашып йөри торган егете калган. Дүрт ел күрешмәгәнлектән, әлегә өйләнешү хакында сөйләп булмый. Бәлки без бик нык үзгәргәнбездер, ди ул.

Быел Соледад укуын тәмамлый һәм үземнең туган ягыма кайтып китәчәк. “Россия һәм Казанны бик сагыначакмын. Мөмкинлек булса, бирегә кунакка килер идем”, – ди кыз.
Хыялларың тормышка ашсын, Соледад! Казан кунакларга һәрвакыт ачык!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading