16-18 сентябрьдә Казанның «Корстон» күңел ачу үзәгендә II Халыкара реставраторлар корылтае булып узды. Әлеге олы чара ЮНЕСКОның 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.
К орылтайда Россия шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән йөзләгән белгечләр тарихи-мәдәни мирасны реставрацияләүдә яңа технологияләр кертү, тарихи корылмаларны, биналарны сакчыл эксплуатацияләү, кадрлар әзерләү өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар. Уртага салып сөйләшер сүзләр моның белән генә дә бетмәде: фән-техника казанышларыннан алып, реставрацияләүдә кулланыла торган яңа материаллар һәм технологияләргә дә тукталдылар, бу өлкәдәге перспективалар белән беррәттән торгызылачак объектларның ни дәрәҗәдә финанслануын да әйләнеп узмадылар. Реставрация эшчәнлегендә бердәм хокук стандартлары булдыру зарурлыгы да күтәрелде. «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары турындагы (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр)» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закончалык актларына үзгәрешләр кертү» кирәклеге берәүне дә битараф калдырмады.
«Россия реставрация мәктәбенә бервакытта да күңелсезләнергә бирмәделәр. Һәм аларның казанышлары белән без чын-чынлап горурлана алабыз», - дип юкка гына әйтмәде үзенең чыгышында Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский. Россиядәге корылмалар, мәдәни һәйкәлләргә табигать, чор зилзиләсеннән тыш сугыш афәтен, инкыйлаблар шаукымын да шактый кичерергә туры килә шул. Спикер Россия төбәкләрендә хәзерге вакытта реставрацияләнә торган объектларны да барлап үтте. Россия һәм Татарстан территориясендә реставрацияләнгән мәдәни һәйкәлләр белән залда эшләгән күргәзмәдә дә танышырга мөмкин иде.
Татарстан турында сүз чыккач, Владимир Мединский: «Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә дөнья мәдәниятенең ике җәүһәрен торгызу буенча уникаль комплекслы проект тормышка ашырыла», - дип белдерде. Бер үк вакытта Болгарның ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүен дә билгеләп үтте. Һәм Зөя утрау-шәһәрчеге дә шундый ук дөньякүләм танылу алыр дигән ышаныч белдерде. Министр әлеге объектларны ЮНЕСКОга тәкъдим итүдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең ролен аеруча ассызыклады.
Минтимер Шәймиев исә үз чиратында торгызу эшләренең гаять четерекле булуына тукталды һәм: «Әгәр дә син ЮНЕСКО экспертларының, бөтен институтларның кагыйдәләрен үтәргә, казу, консервация эшләре алып барырга һәм һәйкәлләрне реставрацияләүгә әзер түгел икәнсең, ул эшкә тотынмавың хәерле», - дип белдерде.
Владимир Мединский һәм Минтимер Шәймиев катнашында узган матбугат киңәшмәсендә Россиянең мәдәният министры, Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу проектының эшен дәвам итү өчен, киләсе елда да федераль үзәк тарафыннан ярдәм булачак дип ышандырды. Әлеге программа нигезендә, федераль бюджеттан Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген төзекләндерүгә ел саен 400 млн сум бүлеп бирелгән. Бу сүзләрне ишетү, әлбәттә, мөһим иде. Гомумән, корылтайда һәркем үзен борчыган сорауга җавап тапты булса кирәк. Әйтик, Татар-махсус фәнни реставрация идарәсе баш архитекторы Рания Раимованы реставрация эшләре өчен материал сайлау кызыксындырган булган.
- Объектларны реставрацияләгәндә бу бик мөһим. Чөнки проектлаштыру бер нәрсә, ә материалны дөрес сайламасаң, бөтен эшең юкка чыгарга мөмкин. Әйтик, штукатурларга измә сайлаганда да, элеккеге белән хәзергесенең технологиясенең туры килүе кирәк. Совет чорында тарихи һәйкәлләрне торгызганда, цементны бик нык кулландылар. Ул исә бинаның тарихи өлешенә начар йогынты ясый - катырак һәм дым саклый. Менә шул дым тарихи конструкцияләргә күчә. Чит ил фирмалары тәкъдим иткән нәрсәләр, әлбәттә, яхшы, әмма бик кыйммәт. Җирле материал кулланып, Мәскәү технологлары белән эшләргә тырышабыз. Бездә реставрация күләме, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, искиткеч зур, - ди ул да.
Рания ханым - озак еллар дәвамында төзекләндерү эшендә турыдан-туры катнашучыларның берсе. Иске Татар бистәсенең Каюм Насыйри урамындагы Кушаевлар, Казаковлар йортын торгызуда үз өлешен керткән кеше. «Бик кызык, бербөтен архитектура килеп чыкты. Аерым йорт кына түгел, ә ишегалдындагы каралты-курасы да торгызылды», - ди ул.
Архитектор-реставратор Гүзәл Исхакова белән дә корылтайда таныштык.
Тарихи һәйкәлләр аны кем төзегәненнән башлап кызыксыну уята. «Кем төзегән, кем меценат булган - бар да мөһим. Әйтик, без хәзер тарихи ике корылманы ныгытабыз. Берсе - Тукай урамындагы Галиев мәчете, икенчесе - Сукно бистәсендә Луковский урамындагы храм. Без аларны архив проекты һәм архив фотоларына нигезләнеп торгызабыз», - ди Гүзәл һәм шундый зур корылтай эшендә катнашуына бик канәгать.
Валерий Касушкин, үзе Мәскәүнеке булса да, гомеренең яртысын диярлек командировкаларда Татарстанда уздырган. Бик күп чирәү һәм храмнарны торгызу эшендә катнашырга туры килә аңа да. Ул бүген дә Зөя утрау-шәһәрчегендә реставрация һәм дивар бизәмнәрен торгызу белән шөгыльләнә.
- Дөресен генә әйткәндә, миңа Казан кызганыч. Иске Казан минем күз алдында җимерелде. Фасадлар үзгәртелеп, өске катларны өстәп салу миңа ошамый. Әмма башка шәһәрләр белән чагыштырганда, Казанның хәле күпкә яхшырак, чөнки җитәкчелек вакытында тотынды. Әле менә Минтимер Шәймиев тә, иң зур игътибар мәдәнияткә бирелә, диде. Димәк, монда да Татарстан барыннан да алдарак бара. Минем тарихка мөнәсәбәтемдә, аңа кагылуымда профессиональлек бар. Мин шул мохиттә яшим. Реставрация эшенә фәлсәфи карарга кирәк. Бу - вакыт белән көрәш, - ди Валерий Федорович.
Фәлсәфә шунда: әйберләр картая, ә реставраторлар шуларга яшьлекләрен кайтарырга тырыша. Гәрчә көрәшү мәгънәсез булса да, алар объектларның гомерләрен озынайта. Бүген инде корылтайның реставраторга ни бирәчәге көн кебек - яңа элемтәләргә юл ачачак ул.
Россия Реставраторлар берлеге президенты Вячеслав Фатин корылтайның эшен дә, Татарстанда торгызылган эшләрнең сыйфатын да югары бәяләде.
- Татарстанда реставрацияләнгән мәдәни-тарихи һәйкәлләр (Болгар, Зөя, Кремль) бик наят башкарылган. Безне бүген Татарстанның беренче Президенты кабул итте. Анда без күргәзмә белән дә таныштык. Күргәзмәдә объектлар аермачык күренә: реставрациягә кадәр ничек булган да, аннан соң ничек булган. Объектлар торгызылып кына калмаган, алар өлешчә консервацияләнгән һәм мондый методик якын килү бик дөрес. Казан реставрация мәктәбе бик югары дәрәҗәдә. Реставраторлар ялтыратып, шомартып чыгарга гына тырышмый, аның тарихи рухы кала. Сезнекеләр моны булдыра.
Корылтай югары дәрәҗәдә оештырылган. Катнашучылар саны Мәскәүдәгегә караганда да күбрәк! (Үткән корылтайдагыга караганда 300 кешегә артык.) Түгәрәк өстәлләрдә 500ләп кеше катнашты. Зур кызыксыну тудырды алар. Үзенә күрә ажиотаж булды хәтта. Тәкъдимнәр бик күп яңгырады. Эшне яхшыртыр өчен бездә инде фикерләр базасы бар.
Комментарийлар