16+

Татарстаннан хәрби хезмәткә алынучы егетләр арасында элиталы гаскәргә эләгүчеләр саны арта

Татарстанда көзге чакырылыш башланды. Армия сафларына республикадан 3,5 мең кеше хезмәт итәргә алыначак.

Татарстаннан хәрби хезмәткә алынучы егетләр арасында элиталы гаскәргә эләгүчеләр саны арта

Татарстанда көзге чакырылыш башланды. Армия сафларына республикадан 3,5 мең кеше хезмәт итәргә алыначак.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин әйтүенчә, язгы чакырылыш вакытында югары һәм урта һөнәри белемле егетләрнең барысын да хәрби хезмәткә тартырга өлгермәгәннәр. Быел исә югары уку йортын тәмамлаган 6,1 мең белгечнең 991е армиягә алынган.


Соңгы елларда күзәтелгәнчә, Татарстаннан хәрби хезмәткә алынучы егетләр арасында элиталы гаскәрләр популярлаша бара. Әйтик, Кара диңгез флотына хәтта конкурс аша сайлап алганнар. Егетләрнең күбесе коры җир, ракета гаскәрләрендә, хәрби-диңгез флотында, һава-космик көчләрендә һәм махсус частьларда хезмәт итәчәк.


2017 ел азагына кадәр армиягә чакырылган егетләрнең 670е «С», «Д» категорияле машиналар, БТР-80 шоферы, МТЛБ механик-йөртүчесе, укчы-парашютчы буларак алына. Егетләр башта Татарстандагы җыелу пунктында тупланачак. Аннары 22 октябрьдә һәрберсе хезмәт итү урыннарына таралачак.

Көзге чакырылыш вакытында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек белгечләре белән берлектә «Хәрби хезмәткә алынган егетләрнең хокуклары» темасына дәресләр уздырыла. Республиканың 26 районында армиягә алынган егетләр, аларның әти-әниләре белән сөйләшүләр, аңлату эшләре уздырыла. Көзге чакырылыш вакытында егетләрне Кеше хокуклары буена вәкаләтле вәкиллек Аппараты белгечләре озатачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading