16+

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы «Шәһри Казан» журналистларын бүләкләде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы «Шәһри Казан» журналистларын бүләкләде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген "Форсаж" картинг үзәгендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы «Журналист һөнәрен алыштыра» акциясенә йомгак ясады. 2008 елдан бирле уздырылып килүче әлеге чараның төп максаты - хокук саклау органнарына карата халыкның ышанычын арттыру, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең абруен күтәрү. Быел акциядә республика буенча 140лап журналист катнашкан. Хәтерләсәгез, "Шәһри Казан" газетасы журналистлары да үзләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре ролендә сынап караган иде.

Татарстан Эчке Эшләр министрының урынбасары Дамир Динниулов барлык журналистларга министрлык белән тыгыз элемтәдә торган өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Журналистлар эчке эшләр министрлыгының төрле бүлекчәләрендә үзләренә ошаган юнәлешне сайлап, һөнәр алыштырды. Участок полиция хезмәткәре, ЮХИДИ хезмәткәре, җинаятьләр тикшерү бүлеге, икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе, ведомстводан тыш сакчылык идарәсе, экспертиза-криминалистика үзәге, тикшерү-оператив төркемнәр хезмәткәре, кинолог та булып карады алар. Шул рәвешле, әлеге һөнәр ияләренең катлаулылыгын, авырлыгын үзләрендә сынап, укучыларга мәгълүмат җиткерә алды. Барлык язмаларда да хокук сакчыларына карата хөрмәт сизелде. Әлеге акцияне киләсе елларда да дәвам итәрбез, - диде Дамир Динниулов.

Мәкалә әзерләү - ул күмәк эш. Шуңа да быел Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин исеменнән һөнәр алыштырган журналистларга гына түгел, алар белән бергә эшләгән фотограф, видеооператорларга да дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында "Шәһри Казан" газетасы журналисты Эльвира Мозаффар белән фотографыбыз Илдар Мөхәммәтҗанов та бар. Тантаналы өлештән соң, чарада катнашучылар "Форсаж" үзәгендә күңел ачты, картингта ярышты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading