Әлмәт районының Габдрахман авылында 1507 кеше яши. Авыл гөрләп тора, мәдәният йортыннан Казан артистларының да өзелгәне юк. Үзләре дә җыр-биюгә бик оста. 35 ел сәхнәдән төшмәгән «Сәрбиназ» ансамбле - авылның горурлыгы.
Өлкән яшьтәге апа, әбиләрдән торган бу төркем еш кына район данын яклап, төрле бәйгеләрдә чыгыш ясый, быел әнә Карелиядә Сабантуйда да катнашып кайтканнар. Әбиләр клубка репетицияләргә генә түгел, спорт белән шөгыльләнергә дә йөриләр.
- Ике ел элек мәдәният йортына җитәкче булып килгәч, яшьләрне телевизор, компьютердан аеру өчен спорт залына җәлеп итә башладык. Алардан күреп, спортка өлкәннәребез дә тартыла башлады. Атна саен төрле күнекмәләр ясый алар, йөгерә, командалы спорт уеннарында катнаша, - ди мәдәният йорты директоры Айдар Газизуллин.
«Сәрбиназ» ансамблендә барлыгы 11 кеше, иң өлкәненә 75 яшь. Яңа елга клип төшерергә дә җыеналар. Клипны «Мәйдан» каналы аша да күрсәтергә ниятлиләр. Тик нинди җырга клип төшерәчәкләрен генә сер итеп саклыйлар. Җыр Габдрахман авылына багышланыр, мөгаен. Габдрахман әбиләре «Буран әбиләре»н дә уздырыр әле, диләр. «Буран әбиләре»н искә алу юкка гына түгел.
- Быел җәй Казанга чыгыш ясарга баргач, «Сәрбиназ» ансамбленә йөрүчеләр Бауман урамы буйлап сәяхәт кылганнар. Шунда милли киемдәге әбиләрне күреп, күпләр, сез «Буран әбиләре»ме әллә дип, алар белән фотога төшәргә ашыккан. Безнең Габдрахман әбиләре «Буран әбиләре»ннән киммени? Алар футбол уйнап клип төшергән иде, без кроссовкалар киеп милли киемнән җырлаячакбыз, - ди ансамбль җитәкчеләре Айдар Газизуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар