Нургөл кәнфит ярата. Тәрбиячеләре бакчага баллы-майлы әйберләр алып килергә кушмый. Кыз йөргән шәхси бакчада тамагы ачкан кешегә өстәлдәге тәлинкәдә – кишер, савытта су гел тора.
Беркөнне Милананың әнисе Нургөлгә күчтәнәчкә кәнфитләр җибәргән. Өйгә киткәндә бирсә дә булыр иде, тыштагы беренче ял сәгатендә үк, янына килеп, тиз генә кесәсенә тыкты. Ирис икәнен капшап карауга белде Нургөл: зур шакмаклысы, кызыл тышлысы булырга тиеш. Шунда ук суырырга керешергә шулкадәр кызыкты ул, әмма курыкты – апасы гел янында басып торды. Милана, таудан шуам дип, бераздан ишегалдының икенче башына китеп барды. Караса, таучык түбәсеннән аны чакырып кул болгый:
– Нургөл, әйдә бергә уйныйбыз! – ди. Аңа да тәрбияче яныннан китәргә сәбәп чыкты – дусты янына йөгерде.
Таучык артында кардан кирмән-крепость ясаганнар. Шуның бер өлеше апаларына бөтенләй күренми икән.
Милана:
– Хәзер тәнәфес барыбер бетә инде. Әйдә, берәр җиренә уентык ясыйбыз да кәнфитне шунда качырабыз. Кич әз генә бала калгач, артык игътибар итмәсләр, алырбыз да тиз генә авызга шудырырбыз,– диде.
– Шәп идея! Акыллы да кыз син!– дип шаккатты Нургөл.– Ә менә мин алай да кар эченә түгел, янындагы агач куышына яшерер идем.
– Аңа малайлар бервакыт әйбер качырып карадылар. Ышанычсыз. Без шунда ук күреп алдык, шаяртып, икенче җиргә күчердек. Кардагысын беркем тапмый аның. Монда ни эшләгәнебез берсенең дә башына килмәс.
Ризалашты Нургөл. Кәнфитләр Милана күчтәнәче бит. Дусты чокырны үзе ясады, ул әйбәтләп томалап куйды.
Кич җитте. Кайтырга җыена башладылар. Бар кешегә әниләрен бергәләп ишегалдында көтәсе. Хәзер тышта ирис суырганнарына кем дә игътибар итмәс. Милана Нургөлдән дә алдарак киенде. Аны көтеп тормыйча, шунда ук тышка йөгерде. Барыбер куып тота ул дустын!
Уф-пуф килеп, икесе бергә диярлек кирмән... янына җитсәләр, алар эчтә чагында шундый матур сарай-коймаларны кемдер җимереп бетергән булып чыкты.
Әниләре бакчадан алганчы актардылар өемнәрне. Карга батып, тирләп-пешеп беттеләр. Киемнәре бозланды. Кәнфитләр генә табылмады. Кары бигрәк күп иде.
Икенче көнне яңадан эзләрбез, дип сүз куештылар да өйләренә кайтып киттеләр.
Нургөлләрнең өйләрендә тәмле нәрсәнең чуты юк. Сорасаң, ирис та алачаклар, әмма әнисе барыбер бакчага биреп җибәрмәс. Бөтен хыялы берәр тәнәфестә Миалана кәнфитләре белән сыйлану иде...
Икенче көнне, машинадан төшүгә үк, җитәкләшкән әтисен өстери-өстери бакчага таба ашыкты Нургөл. Менә ишегалдына уздылар. Аннан кыз әтисенең көчле кулларыннан ычкынды да җимерелгән корылма урынына чапты.
Барса, тау өеме артында Милана елап тора. Әнисе, үзең керерсең, дип, ишегалдында гына калдырган икән. Ә анда... төнлә кәнфитләр яшерелгән карны төяп алып киткәннәр.
– Тәпиле кәнфитләр булып чыктылар бугай!– дип елмайды Нургөл.– Аларны кырга барып эзләп тормабыздыр. Анда кар тагын да күбрәктер.
– Иих, сине тыңлаган булсам!– диде мышык-мышык килгән Милана, үз-үзен ачуланып.– Үсеп утырган агач куышыннан беркая качмаслар иде әле. Тәпиле дисәң дә.
Аның соңгы сүзеннән бергәләп көлеп җибәрделәр. Инде тынычланып калгач, бакча ишегенә таба атладылар. Әтиләре китмәгән, кызларны көтә иде әле.
– Әллә елагансың инде?– дип сорады ул, Миланага карап.– Борчылма, күчтәнәчкә кәнфит бирим әле үзеңә.
Ул кызга бер уч суыра торган кәнфитләр сузды:
– Бөтнекнеке!
Милана башта уңайсызланыбрак торды да аннан, алып, яртысын Нургөл кесәсенә салды.
– Монысын беркая да яшермибез яме, Милана, – диде аңа Нургөл. – Тәпиле кәнфитләргә кесәдән дә ышанычлырак урын юк. Ишегалдында чагында, кулыңны тыгып, аякларыннан тотып торсаң була. Киемеңне элгәч, шкафны ачкычка бикләп куясың бит!
Рифә Рахман.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар