16+

Уксусны су шешәсенә бушатмагыз

Былтыр уксус эчеп 19 кеше агуланган, икесе вафат булган.

Уксусны су шешәсенә бушатмагыз

Былтыр уксус эчеп 19 кеше агуланган, икесе вафат булган.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина  әйтүенчә, уксусны күп хуҗабикәләр уңайлы булсын өчен су шешәсенә бушатып куя, ә уксус дип язып куярга оныта. Күпләр ялгышып уксусны су дип белеп эчә.

Ә уксус организм өчен бик куркыныч булып санала. 1-2 сәгать эчендә ул бавырга зыян китерергә мөмкин, эчке органнарны яндыра, әгәр кешегә вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, ул йә бавыр авырулары белән бәйле  хроник авыруга әйләнергә, йә вафат булырга мөмкин. Уксус авыз куышлыгы, ашказанына да зыян китерә. Еш кына уксусны ялгышып балалар эчә.

Шуңа да Алия Насыйбуллина уксусны балалар кулы җитмәслек урынга куярга киңәш итте. Башка шешәгә бушаткан очракта, савытның тышына зур итеп “уксус”, дип язып кую да зыян итми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading