16+

«Урман патшабикәсе» Гүзәл Габдрахманова: «Бер кулда – баскетбол тубы, икенчесендә – трактор»

Балтач районының Сосна авылында туып-үскән Гүзәл Габдрахманованы райондашлары «безнең патшабикә» дип йөртә. Патшабикәнең дә ниндие әле - урманныкы!

«Урман патшабикәсе» Гүзәл Габдрахманова: «Бер кулда – баскетбол тубы, икенчесендә – трактор»

Балтач районының Сосна авылында туып-үскән Гүзәл Габдрахманованы райондашлары «безнең патшабикә» дип йөртә. Патшабикәнең дә ниндие әле - урманныкы!


«Урман патшабикәсе»

Архангельск шәһәрендә «XXI гасыр урман кисүчесе» халыкара чемпионаты кысаларында уздырылган «Урман патшабикәсе» бәйгесендә өченче урын алып, «II урман гүзәле» титулына ия булган Гүзәл. Нинди генә уңышка ирешсә дә, масая торганнардан түгел үзе.
Бәйгенең финалы 11 августта уза. Урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче, укучы кызлар осталыкта, зирәклектә, матурлыкта көч сынаша. Кызлар иң башта матурлыкларын түгел, ә акылын күрсәтергә тиеш булган. Экология, табигатьне саклап калу темасына инша яздырганнар (бәйге Россиядә Экология елы кысаларында уздырылды. - Авт.) Иҗади эшләрдән чыгып, Россия буенча 30 гүзәлне сайлап алганнар да инде.



- Бәйге зур масштабларда узды, ләкин Татарстанда аның турында мәгълүмат киң таралмаган иде. Миңа исә бөтенләй таныш булмаган бер кеше «ВКонтакте» сәхифәмә «катнашып кара» дип бәйге турында мәгъ­лүмат җибәрде. Башта көтелмәгән бу тәкъдим шикләндерде, әлбәттә. Архангельск та бик ерак шәһәр бит. «Анда бару мөмкинлегем юк», - дидем. Ул исә: «Барлык чыгымнарны оештыручылар каплый», - дип тынычландырды. Аннан, артыгына өметләнмичә, гаризамны җибәрдем. Бер атнадан соң җавап та килде. Татарстаннан үзем генә түгел, минем белән бер университетта укучы Азиза Фазылова да бәйгегә бара дип сөендерделәр, - ди Гүзәл.

Матурлык ул - гадилек

Гүзәл өчен бу - һавадан төшкән бәхет түгел, әлбәттә. Моңа кадәр дә Балтач кызы үзен төрле ярышларда сынап карый. Шуларның берсе - үзе укыган Казан дәүләт аграр университетындагы матурлык бәйгесе. Студентлар ярышында актив кыз «Вице-мисс» титулына ия була. Россия­күләм ярышка да аны шушы бәйгедән чыгып сайлап алалар.

«Урман патшабикәсе»нең икенче турыннан соң 30 кыздан 12се генә кала, Татарстан кызларының икесе дә - җиңүчеләр исемлегендә.
- Ул атна бик тыгыз вакыт булып истә калды миңа. Үз проектларыбыз­ны да тәкъдим итәргә туры килде. Кемдер инде әзер, әллә ничә ел эшләгән проектларын күтәреп килгән. Алар белән көч сынашып утырасы да түгел, дип ут йоттым эчемнән. Мин бит әле студент, нинди проектым булсын ди?! Шулай да жюри әгъзаларын үз Балтачым, урман хуҗалыгы эшчәнлеге, аның кешеләре белән таныштырдым. Үз районыбыз мисалында, табигатьне сак­лауны пропагандаладым. Ни кызык, жюрига минем бу чыгышым да хуш килде, - ди Гүзәл.



Бәйге саллы бүләкләре белән дә шаккатырган кызларны. Икенче турда катнашкан 30 кызның һәрберсенә дә 7нче айфон бүләк иткәннәр, башларына таҗ кидерткәннәр. Подиумда танылган дизайнерлар күлмәкләрен тәкъдим итү бәхете дә елмайган Татарстан гүзәлләренә.

- Без анда үзебезне чын модельләр, патшабикәләр кебек хис иттек, - ди Балтач кызы.
Суперфинал ярышларында Гүзәл «II урман гүзәле» титулына ия була. Аны чәшке тун һәм 70 меңлек профессиональ косметика белән бүләклиләр. Ул шулай ук «Ponsse гүзәле» исеменә ия була. Шулай итеп, Гүзәл әле дөньякүләм танылган Ponsse урман эшкәртүче оешма йөзе дә.

Шундый уңышларга ирешкән кыз­дан матурлык сере турында сорамыйча булдыра алмадым.
- Матурлык ул - гадилек. Бәйгегә барганда, нинди дә булса урын яулармын дип өметләнмәдем дә. Көндәшләрем күпкә тәҗрибәлерәк тоелды. Мин алардан гадирәк идем. Сәхнәдәге чыгышымнан соң, жюри әгъзалары: «Гүзәл - син шундый табигый», - дип канатландырды. Дөрес­тән дә, сәхнәдәге чыгышымнан мин ләззәт алдым. Менә шуннан соң, иң мөһиме: үзең булып калырга кирәк дигән фикергә килдем, - ди Гүзәл.

Бер кулда - баскетбол тубы, икенчесендә - трактор...

Менә Гүзәлне гүзәл кыз дип мактадым да, шуның белән вәссәлам дип уйларсыз. Матурлык бәйгесе аның тормышыннан бер кыйпылчык кына ул. Гүзәл әле яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә, спектакльләрдә төп рольләрне башкарырга да өлгерә.



IV сыйныфтан баскетбол белән җенләнгән кыз бүген Татарстан чемпионы исеменә ия. Йөгерү, чаңгы ярышларын да калдырмый ул. Әтисе физкультура укытучысы булган кыз башкача булдыра да алмый инде. Студент вакытта Гүзәлнең яңа мәхәббәте кабына - башы-аягы белән, театр дөньясына чума.

- Университетта Ачык ишекләр көнендә спектакльдән өзек карагач, укырга керсәм, һичшиксез, шушы түгәрәккә эләгергә тиеш­мен дигән максат куйдым. Укырга керү белән, кастинг узым. Ике ел Роберт Галиев җитәкчелегендә спектакльләрдә катнаштым. Җәй көннәрендә дә гастрольләрдән кайтып кергән булмады. Студент тормышымда спорт та онытылмады. Үзебезнең кызлар баскетбол командабыз белән, Мәскәүгә кадәр барып җиттек, - ди Гүзәл.

Август ахырында исә Гүзәл райо­нына чираттагы җиңүе белән кайта. «Бөтенроссия авыл уеннары» ярышының республика этабында ул механизатор юнәлешендә беренче урын ала.

- Минем әти, төп эшеннән тыш, трактор да йөртә әле. Кешеләргә бәрәңге утыртыша, бакча сукалый. Мин дә, олы кыз буларак, әтидән калмадым. Техника җаена да ул өйрәтте. Җиңел машина йөртү танык­лыгым да, трактор «правасы» да бар минем. Бәйге турында ишеткәч, нишләп әле үземне трактор йөртеп сынап карамаска дидем. Республика буенча тугыз тракторчы кыз арасыннан I урын алдым. Хәзер ярышларның Россия этабына әзерләнәбез, - ди Гүзәл.
Шул ук вакытта Гүзәл үз шә­җәрәсен төзергә, гаилә тарихын өйрәнергә дә вакыт таба. Әнисе ягыннан 15 буын бабасына кадәр белә ул.

- Шәҗәрәне өйрәнү белән мин мәктәптә кызыксынып киттем. Тамырларны табу өчен архивларда да казыныр­га туры килде. Кечкенәдән үз гаиләм турында китап чыгарырга хыялланам. Исеме дә әзер инде - «Үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә». Ләкин әле китапны җөп­ләп, типографиягә тапшырырга вакыт җитми. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Бабаларымның тарихын өйрәнә башлагач, моның чыннан да шулай булуына инандым. Минем фамилиям башында торган Габдрахман бабай элек колхоз рәисе булган, авыр чорларда идарә иткән, шулай да башкаларга сер бирмәгән. Әбием - кулак гаиләсеннән. Аларны да берничә тапкыр талаганнар. Моңа карап, берсе дә бирешмәгән. Бабаларымның көчле рухлы булулары белән горурланам. Мин дә, әби-бабаларым шундый булган дип, нәселгә кызыллык китермичә яшәргә тырышам.

Бүгенге көндә Гүзәл үз районындагы «Кама» колхозында баш икътисадчы булып эшли. Шул ук вакытта аграр университетта магистратурада белем алуын дәвам итә.
Кемдер эштән соң: «Уф, арыдым», - дип, диванга, телевизор каршына ашыга. Гүзәл әледән-әле яңа идея, проектлар белән янып йөри.
- Башкарган һәр эшеңне яратып эшләргә кирәк - уңыш сере дә шунда, - дип елмая Гүзәл. - Ә илһам чыганагым - әти-әнием. Алар минем өчен куанып тора. Алар мактаса, эшемне уң күрсә, мин тагын да канатланып китәм.



Белешмә

Тулы исеме: Габдрахманова Гүзәл Фәнил кызы

Туган көне: 30 октябрь, 1995 ел

Белеме: Казан дәүләт аграр университеты, икътисадчы

Кызыксынулары: спорт, театр, икътисад, фото сәнгате

Тормыш шигаре: бүген кичәгедән яхшырак бул

Буе: 169

Фигурасы: 90-60-90


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading