16+

Вампирлар турында ни беләбез?

Хәзер вампирлар темасы бик популяр булып китте. Китаплар басыла, кинолар төшерелә.

Вампирлар турында ни беләбез?

Хәзер вампирлар темасы бик популяр булып китте. Китаплар басыла, кинолар төшерелә.

Шунысы кызык, без күргән һәм ишеткәннәрнең барысы да әкият түгел! Нәкъ менә шул чынбарлык ярдәмендә вампирлар турында төрле мифлар туган да инде.
Вампирның төп билгеләре – очлы тешләр, көзгедә күренмәү, кояш нурларыннан качу, сарымсактан курку, кан эчү. Ләкин боларга вампирчылык галәмәте түгел, ә порфирия дип аталучы чир сәбәпче.

Порфирия – сирәк очрый торган авыру, 200 мең кешенең берсе шул авыру белән авырырга мөмкин. Нәселдән килә торган әлеге чирнең  урта гасырларда Европада күп булуына аптырыйсы юк – монарх һәм аристократлар арасында бик еш кына гаилә эчендәге никахлар булган. Ул чакта монархлар хатынлыкка кызны бары тик үз туганнары арасыннан гына эзләгән.

Порфирия авырулы кешенең казык тешләре озыная, башкалары да зураерга мөмкин. Моңардан тыш, иреннәр һәм урт тирәсендәге тире коры һәм бик каты була, нәтиҗәдә, казык тешләр чыгып тора. Тире агара, тешләр кызыгылт төскә керергә мөмкин.

Порфирия белән авыручылар көзгедә күренә, әмма аларның үз кыяфәтенә карыйсы килми. Билгеле, элек көзге кебек кыйммәтле әйбер бары тик аристократларда гына булган, алар үз чагылышларын күрмәс өчен аны каплап куйган.

Тән тиресе пигментлыгын үзгәртә, нәтиҗәдә ул кояш яктысына бик сизгергә әйләнә. Мондый кешенең күзе дә кояшта чагыла, шуңа күрә порфирия белән авыручылар ярымкараңгыны хуп күрә.

Сарымсак порфирия чирен көчлеләндерә генә, аны кулланган кеше бик авыр газаплар кичерә.
Порфирикларда гемоглобин күләме азаю сәбәпле, аларда кан эчәсе килү теләге барлыкка килә. Моңардан тыш, бит тиресе ярыла, еш кына алардан кан саркый. Урта гасыр табиблары кан күләмен яңа кан эчеп тулыландырудан тыш башка киңәш бирә алмыйлар. Кан эчкән кешене күрүчеләрнең нәрсә уйлаганын күзаллавы авыр түгелдер... Алар бит порфирия белән авырып карамаган.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading