16+

Хатыннар янына барганда чалбарыңны тездән түбән төшермә (юмореска)

Гашигулла кабат фаш ителде. Хатыны тарафыннан.

Хатыннар янына барганда чалбарыңны тездән түбән төшермә (юмореска)

Гашигулла кабат фаш ителде. Хатыны тарафыннан.

Төне буе өенә кайтмыйча, хатыны әйтүенчә, “каядыр ышырылып” йөргән ир заты үз трусигын онытып калдырып, ниндидер хатын-кызныкын киеп кайткан иде. Ул әле аны кайткач та кичкә хәтле киеп йөргән, белмәгән, бары тик ятар алдыннан чалбарын салгач кына, әлеге дә баягы шул “җанының яртысы” күреп алды. “Теге җулы кызлар ноские киеп кайткан идең, - дип бертуктаусыз, эт сымак, өрде хатыны, - бусында бөтенләй мыскылга калдың бит, җаным! Болай гына калдырмыйм, җә аерам, җә...” Парткомга барам! Әйе, әйе, сез дөрес ишеттегез, чөнки сиксәненче еллар, партиянең ыжгырып торган чагы! Гашигулла, бармыйм дип, аяк терәп каршы торса да, китерделәр, коммунист булгач, бер кая да бара алмыйсың шул!

- Гаилә ул, беләсегез килсә,  - дип утырышны ачып җибәрде парторг, - ул зур төшенчә, ул, партия ячейкасы сымак, советлар иленең, әйтик, бер кечкенә төбәге. Гаиләңдә хыянәт итү ул яраткан илеңә, сөекле партияңә хыянәт итү белән бер, җәмәгать...

Искиткеч җыйнак, ыспай киенгән, Гашигулланың хатыныннан күзен ала алмыйча (күрәсең, үзе дә бу мәсьәләдә тик тормый торган адәм!) нотык сөйләгән парторг сүзен гади генә хыянәттән башлап, сөйли-сөйли хәтта космос проблемаларына тиклем барып җитте. Утырышта катнашкан башка кемсәләр дә (үзләре беркайчан да читкә карамагандай кыланып!) хыянәтнең гадәтсез бер чир һәм шуның өстенә  әле буржуаз булуын ассызыклап үттеләр. Тәнкыйть үтә дә көчле булды: соңыннан хатыны ирен сүгәсе урынга, нигәдер аны яклый башлап, ачы күз яшьләрен түкте...

- Ну, иптәш коммунист, аңладыңмы инде хәзер үзеңнең ялгышыңны, хатаңны төзәтергә уйлыйсыңмы? – дип соңгы соравын бирде аңа парторг.
-Мин бер генә нәрсә аңладым, - дип җавап бирде хыянәтче ир, - икенче тапкыр хатыннар янына барганда чалбарыңны тездән түбән төшерергә ярамый икән...

Ахир

Язмага реакция белдерегез

0

2

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading