16+

Яңа елда кем иренә машина бүләк итә?

Россия хатын-кызларының күбесе яңа елга бүләк сертификаты яки сәяхәт алырга тели икән. Ир-атлар исә гаджетлар һәм төрле эш кораллары һәм машина көтә. Тикшерүчеләр быел 10 мең кеше арасында сораштыру үткәргән.

Яңа елда кем иренә машина бүләк итә?

Россия хатын-кызларының күбесе яңа елга бүләк сертификаты яки сәяхәт алырга тели икән. Ир-атлар исә гаджетлар һәм төрле эш кораллары һәм машина көтә. Тикшерүчеләр быел 10 мең кеше арасында сораштыру үткәргән.

Бүләкләр арасында сертификатлар һәм сәяхәтләр иң популяры булып чыккан. Аларны 30 һәм 25 процент хатын-кызлар сайлаган. Теләгән бүләкләр исемлегендә шулай ук тәм-томнар (20 процент), төрле аксессуарлар (19 процент), кием-салым һәм аяк киеме (17 процент), иҗат өчен җыелмалар (15 процент), эчке кием (14 процент) һәм китаплар (12 процент) бар. Кызлары үзләре исә тәм-томнар (57 процент), сувенирлар (40 процент), бүләк сертификатлары (30 процент), иҗат өчен җыелмалар (25 процент), кием-салым һәм аяк киеме (23 процент) яки өстәл уеннары (14 процент) бүләк итәргә ниятли.

Ир-атларның теләкләре хатын-кызлардан шактый аерылып тора. Сораштырылучыларның 24 проценты гаджетлар һәм төрле кораллар алырга тели. Шулай ук алкоголь (12 процент), спорт өчен товарлар (9 процент) популяр. Шул ук вакытта ир-атларның 19 проценты Яңа елга бүләк сыйфатында автомобиль алырга теләвен белдерә. Хәер, машинаны нибары 1 проценты гына бүләк итәргә әзер. Сораштырылучыларның 24 проценты якыннарына һәм дусларына алкоголь, шулай ук гаджетлар (23 процент), төрле кораллар (16 процент) яки спорт өчен товарлар (12 процент) бүләк итәргә планлаштырулары турында сөйләде.

Популяр теләкләр арасында акча, косметика, парфюм һәм зәркән бизәнү әйберләре бар. Ә бүләк өчен идея сыйфатында респондентлар өй өчен файдалы әйберләр (урын-җир әйберләре, сөлгеләр һәм савыт-саба)ны да атаган. Шулай ук гадәти булмаган вариантлар – лотерея билетлары һәм кызыл уылдык та бар. Кайберәүләр акча да бүләк итәргә уйлый.

Сораштыру күрсәткәнчә, 17 яшькә кадәрге балаларга, нигездә, хатын-кызлар бүләк алу белән шөгыльләнә, ә ир-атлар 17-18 яшьлек яшүсмерләргә бүләкләр сайлауда актив катнаша.

“7 яшькә кадәрге балалар өчен яңа ел бүләге сыйфатында ешрак йомшак уенчыклар, курчаклар һәм машиналар сайланган, шулай ук файдалы уеннар, конструкторлар һәм рәсем ясау предметлары бар икән. 8 яшьтән алып балигълык яшенә кадәр булган балаларга быел күпләр смартфоннар, планшетлар һәм наушниклар бүләк итәргә ниятли. Шулай ук популяр товарлар булып өстәл уеннары һәм спорт инвентарьлар тора”, – дип билгеләп үтелә тикшеренүдә.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading