Илмира Зарипова Яшел Үзәндә яши. Әлегә ике баласы белән декрет ялында. «Татарстанда яшәүче картасы»н алганнан бирле күп вакытым янга кала башлады», - ди.
Хәзер ул әлеге карта ярдәмендә хастаханәдәге кирәкле белгечләргә языла. Табиб та дару алырга рецептны электрон формада язып бирә икән. Даруханәгә килгәч, махсус картридерга картаңны куясың да, фармацевт барысын да күрә, тиешле препаратны табып бирә. Бала өчен айлык субсидияне, балалар бакчасына түләгән акчаның компенсация өлешен кайтартуны да карта аша рәсмиләштергән Илмира.
«Татарстанда яшәүче картасы» социаль яклау өлкәсенә караган күп хезмәтләрдән файдаланырга мөмкинлек бирә. Махсус блокта халыкны социаль яклауга кагылышлы 8 хезмәт күрсәтелгән, балаларга субсидияләрдән тыш, карта ярдәмендә пенсионерлар өчен бердәй юлда йөрү билеты, күпбалалылар өчен ташламалар рәсмиләштерергә дә була.
Түләү, социаль, транспорт кушымталарын һәм карта хуҗасының электрон имзасын үз эченә алган «Татарстанда яшәүче картасы» беренчеләрдән булып Яшел Үзән районында бирелә башлады. Әлеге проект 13 октябрьдә генә старт алса да, халык арасында тиз арада популярлашырга өлгерде. Яшел Үзәндәге «АК БАРС» Банкы филиалы аша гына да көненә 400ләп карта бирелә икән. Карта ярдәмендә медицина, социаль һәм транспорт сервисларыннан, башка дәүләт хезмәтләреннән файдалану уңайлы. Проектның максаты - дәүләт, муниципаль һәм социаль мөһим хезмәтләр күрсәткәндә заманча мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү һәм хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру. Ул 18 яше тулган һәр кешегә бушлай бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар