16+

"Язгы тамчы" фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

7 апрель көнне Казанның УНИКС концертлар залында «Язгы тамчы» республика фестиваленең гала-концерты узды.

"Язгы тамчы" фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

7 апрель көнне Казанның УНИКС концертлар залында «Язгы тамчы» республика фестиваленең гала-концерты узды.

Фестиваль инде XXI тапкыр Татарстан техникумнары һәм көллиятләренең иҗади яшьләрен җыя.
Быел ул 85 һөнәри белем бирү учрежденияләрен, шул исәптән, 13 мең укучы студентны үз эченә колачлады. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Минзәлә, Чистай, Тәтеш шәһәрләрендә фестивальнең сигез зона этабы узды.
2017 ел - экология елы булуы уңаеннан, фестивальнең темасы да «Безнең дөнья. Минем Җирем» шигаре астында узды. Һәр номер да табигать темасына багышланган иде.
-Татарстанда яшьләр, студентлар, балалар өчен үткәрелгән фестивальләр һәрвакыт ташып торган энергия алып килә. Сезнең һәрберегез һичшиксез уңышка ирешәчәк. Ышаныгыз, бу тормышта иҗат белән сәләт һәрвакыт кирәк булачак. Исегездә тотыгыз, сезнең идеяләрегез, эшегездән безнең республиканың, илнең киләчәге тора, - диде катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.
-Фестиваль һөнәри белем бирүче уку йортларында бик зур иҗат потенциалы яшеренгәнен тагын бер кат дәлилли. Сезнең сәләтләрегез, мөмкинлекләрегез яшәү дәверендә һәрвакыт кирәк булачак. Быелдан фестивальдә Казан укучылары гына түгел, республиканың барлык районнарыннан килгән студентлар катнашуы сөендерә, - диде Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министры беренче урынбасары Андрей Поминов.
Бәйгенең фестиваль программасын әзерләү һәм театр юнәлеше буенча Гран-прины Казан педагогия көллияте алды. Музыкаль юнәлештә Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты, хореография буенча - Әлмәт политехник техникумы, оригиналь жанр буенча - Алабуга политехник көллияте шулай ук Гран-прия ияләре булдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading