16+

«Җырлый белү мөһим түгел»

Бөдрә чәчле бу егетнең кулына микрофон тоттырсаң, әллә нинди кәмитләр эшләргә сәләтле. Чаллы егете Вәгыйз Әюпов үзенчәлекле сәнгать - битбокс остасы.

«Җырлый белү мөһим түгел»

Бөдрә чәчле бу егетнең кулына микрофон тоттырсаң, әллә нинди кәмитләр эшләргә сәләтле. Чаллы егете Вәгыйз Әюпов үзенчәлекле сәнгать - битбокс остасы.

- Вәгыйз, син битбоксер да, яшь режиссер да, алып баручы да, музыкант та... Гомумән, синең шөгыльләреңне санап китсәң, бер газета бите җитмәс. Кызыксынуларыңның кайсы «синеке», кайсы җаныңа күбрәк ята?
- Кечкенә вакытта бөтен әйбер дә кызык иде. Әти-әниемә, мине һәр яктан үстергәне өчен, зур рәхмәт. Театр түгәрәгендә үземне актер, алып баручы буларак сынап карадым. Соңыннан музыка, битбокс белән кызыксынып киттем. Ләкин алар арасыннан нәрсәне дә булса аера алмыйм. Хәзерге вакытта режиссурага күңелем тарта. Минемчә, ул - бөтен кызыксынуларымны берләштерүче һөнәр.

- Ә битбокс белән шөгыльләнү өчен җырлый белү мөһимме?
- Юк, мөһим түгел. Бары теләк кенә кирәк. Битбокска өйрәнгәндә, миңа 14 яшь кенә иде әле. Беренче чыгышым мин теләгәнчә барып чыкмады, ул номерны оялмыйча искә төшерә алмыйм.

- Битбокс батллары Казанда да үтә дип ишеттем, син аларда катнашасыңмы?
- Әйе. Анда хәзер битбокс кына түгел, электрон аппаратура да кулланалар. Жюри өчен чыгыш ясаганда, техник ягына карыйм, авыррак алымнар уйлап табам. Тамашачы өчен булса, артистлык осталыгымны күрсәтәм, аларга таныш хитларны башкарам. Гомумән, битбоксерлар үзара аралашып, көч сынашып торырга ярата.

- «Ел студенты-2016»да республиканың иң иҗади студенты исеменә дәгъва кылдың, дөресен әйт әле, калтыраттымы?
- Минем бу юлы катнашуымның максаты да шул иде бит. Быелгы ярышка эмоцияләр артыннан бардым. Сәхнәдә мин инде дүрт яшьтән, шуңа да, кеше алдында чыгыш ясаганда, дулкынланмыйм диярлек. Ләкин бу бик начар. Үзеңнән канәгать була башласаң, үсмисең дигән сүз. «Ел студенты» калтыратып кына калмады, хәтта әйтәсе килгән сүзләремне оныттырды. Нык дулкынландым. Хәзер «Россия студентлар язы»на әзерләнәм. Андый ярышлар иҗат потенциалын үстерә, характерны ныгыта.

- Син бит әле алып баручы да. Мин һәрвакыт бертуктаусыз сөйләп торган кешеләргә шакката идем, каян бу тамаша сүз табып бетерәсең?
- Гадәттә, сценарий буенча эшлибез. Президент катнашкан чараларда кайсы җирдә тын алырга ярый икәненә кадәр язылган (елмая). Ә ирекле сценарий булганда рәхәт, тамаша син теләгән рухта бара. Һәр чыгыш алдыннан тамашачылар белән уртак тел таба алмамын дип борчылам. Кичәнең беренче ун минутында залны үзеңә карата алсаң, концерт уңышлы чыкты дип әйтергә була. Күп итеп китап укыйм, мәзәкләр өйрәнәм - чыгышыма шулай әзерләнәм.

- Син Чаллы шәһәре мэры стипендиясен алган кеше, ул нинди уңышларың өчен бирелде?
- 2009 елда мәктәп укучылары арасында Вероника Кузнецова белән миңа гына шәһәр мэрыннан стипендия алу хокукы бирелде. Чаллыда җәмәгать эшләрендә актив катнаштым, төрле чаралар үткәрә идем. Хәзер дә элемтәдә торабыз, ләкин җәмәгать эшләреннән ерак мин хәзер.

- Яшь иҗатчылар бер‑берсе белән дусмы, әллә көнләшү хисе көчлерәкме?
- Көндәшлек бар, ләкин ул ак көнләшү. Иҗат аша бик күп дуслар таптым. Без төрле республика, ил күләмендәге конкурсларда үзара ярышсак та, бер-беребезне дошман күрмибез. Көнчелек иҗатта комачаулый, кеше җиңүенә шатлана белергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading