16+

Йолдызнамә билгеләренә уңыш китерүче талисман-гөлләр

Баксаң, һәр йолдызлыкның үзенә генә яраклы булган бүлмә гөлләре бар икән.

Йолдызнамә билгеләренә уңыш китерүче талисман-гөлләр

Баксаң, һәр йолдызлыкның үзенә генә яраклы булган бүлмә гөлләре бар икән.


Кучкарларга миләүшә, яран гөл, орхидея, кыңгырау, дүләнә - эчке халәтне җайга салырга, тынычланырга ярдәм итә һәм әлеге билге вәкилләрен энергия белән тәэмин итә.

Үгезбозауларны энҗе чәчәге һәм сирень күңелсезлекләрдән саклый, шулай ук алар уй-фикерләрегезне чынга ашырырга сәләтле дә.

Нәркис гөле, маргаритка, мәк, ясмин, казаяк (лютики)- игезәкләргә җиңеллек, күтәренке кәеф һәм үз-үзеңә ышаныч бүләк итүче гөлләр. Шулай ук алар бу билге вәкилләренең рухи үсешенә дә ярдәм итә.

Лалә һәм ак төстәге барлык чәчәкләр тынычландыручы күңел халәте һәм тынычлык бүләк итә.

Алтын чәчәк (хризантема), пион, гладиолуслар, тырнак гөле - кәефне күтәрә һәм арысланнарга бәйрәм хисе бүләк итә. Аларның хуш исе активлык таләп итүче эш - гамәлләргә һәм иҗат итүгә өнди.

Кызларга - мәк, кашкарый (астра) һәм үги ана гөле тотрыклылык бүләк итә һәм бар уй - планнарыгызны тормышка ашырырга ярдәм итә.

Гөлчәчәк, гибискус һәм миләүшә гөлләре үлчәүләргә үз-үзеңә ышаныч бирә һәм уй-фикерләү сәләтен үстерә.

Хисчән чаяннарны - канәферләр, альп миләүшәсе ( цикламен) тынычландыра, шулай ук алар йортны тискәре энергетикадан чистартырга булышлык итә.

Укчыларга кактус, азалия, розмарин максатчанлык һәм үз-үзләренә ышаныч бирә.

Дәфнә агачы (лавр), хәтфә (плющ) кәҗәмөгез тирәсендә җыелган тискәре энергетиканы юк итәргә сәләтле.

Мирта, алоэ, амаранта, нарцисс сукоярлар өчен илһам һәм көч чыганагы булып тора.

Балыкларга гиацинт, орхидея ярдәм итә, көч - дәрман биреп тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading