Монда һәр таш тарих сөйли
Болгарга килгән саен ниндидер бер яңалык көтеп тора. Бу юлы да шулай булды. Яр буена урнашкан алты катлы Болгар цивилизациясе музее барыбыз өчен дә яңалык булгандыр. Метродагы шикелле, эскалатор белән «җиде кат җир асты»на төшеп киттек тә, Әбүгалисина мәгарәсендәге шикелле, кыска гына вакыт эчендә, бай мәгълүмат алып чыктык. Экскурсоводыбыз чал чәчле Җәмил Мөхәммәтшин һәр чүлмәк кыйпылчыгы, һәр таш турында тәфсилләп, яратып сөйләде. Аның үз халкының тарихы белән горурлануы йөзендә иде. Музейдан чыккач, яр буйлап, алга атладык. Бу юлны татар әдәбиятының ачык һавадагы музее дип атасаң да ярыйдыр. Анда Кол Галидән башлап, Сәеф Сараи, Котб, Кол Шәриф һәм башка бик күп шагыйрьләрнең исемнәре рус һәм гарәп имласында язылган ташлар куелган. Аларның берсеннән икенчесенә атлаганда, халкыбызның «каләм тоткан хур булмас» дигән тагын бер акыллы мәкале искә төшә.
Шундый ук ташлар Болгар ханнарына да куелган. Алар белән таныша-таныша яр өстенә, дөньяда иң зур Коръән саклана торган бинага күтәрелдек. Анда Коръән музее оештырырга уйлыйлар, экспонатлар җыела башлаган.
Болгарга кадәр килеп, Ак мәчетне күрми китсәң, гөнаһ булыр дип, аңа да кереп чыктык. Аны Гарәп Әмирлегенең башкаласы Абу Дабидагы Ак мәчеткә охшатып эшләнгән, диләр. Анысын да күрү бәхетенә ирешкәч, чагыштырып карадым. Чынлап та, охшаган: шундый ук ак гөмбәзләр, ак колонналар. Ак мәчет янәшәсендә тагын бер ак маутр бина калкып чыккан. Анысы Болгар ислам академиясе.
Рәбыйга күле
Шәһәр уртасында ук түгәрәк көзге шикелле җәйрәп ята ул. Юлдашыбыз, Болгар ягы егете Камил Сәгъдәтшин аның турында гыйбрәтле риваять тә сөйләп алды.
- Бер хан Рәбыйга исемле кызын күрше дәүләтнең ханына кияүгә бирмәкче булган. Ләкин кызның сөйгән егете бар икән. Иртәгә бай кияү белән туй дигән көнне Рәбыйга шул күл буенда елап утырган-утырган да бөтенләй юкка чыккан. Шуннан аны күргән кеше булмаган. Шуңа да күлне аның исеме белән атаганнар. Уртасында ялгыз каен үсә торган йөзмә утравы да булган. Бу - бик серле утрау, - дип хикәясен дәвам итте Камил Сәгъдәтшин. - Элек картлар аңа карап, ашлыкның уңу-уңмавын билгели торган булган. Әгәр дә утрау күлнең уртасында булса, ашлык мул була, кырыенда булса, уңмый икән. Бер ел эчендә ул йөзмә утрау күлне әйләнеп чыга торган булган. Ләкин бер баланың фаҗигале үлеменнән соң, әтисе утрауны яр кырыена сөйрәп чыгарган. Ошбу күлне мәхәббәт күле дип тә атыйлар. Анда тиңнәрен таба алмаган ялгызлар килеп, күлдән киңәш сорыйлар икән. Файдасы тия, ди. Болгарның Сабан туе да шушы матур урында уза.
Каләм ияләренең барысы да (алар арасында Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров кебек халык шагыйрьләре дә, төрле әдәби бүләк ияләре дә шактый иде) бу сәяхәттән бик канәгать калды. ТНВ каналының «Татарлар» тапшыруы журналистлары да көне буе безнең белән булды.
Язучыга да ял кирәк
- Минтимер Шәймиев белән очрашуларның берсендә мин язучыларны Болгарга сәяхәткә алып барырга теләвем турында әйттем. Ул шатланып риза булды, - диде Язучылар берлеге рәисе, танылган драматург Данил Салихов. - Алайса, Мисырга барып, тарихи һәйкәлләр карап йөриләр. Аннан безгә ни файда?! Безнең үзебезнең тарихыбыз да бик бай һәм бик тирән. Аны белсәк, зур халык икәнлегебезне, көчле дәүләт булып яшәгән кавемнән булуыбызны тагын да ныграк төшенербез, күңелдә горурлык хисе дә артыр. Ә язучы өчен иң мөһим сыйфатларның берсе ул - горурлык. Мин әле киләчәктә мондый сәяхәтне Биләргә дә оештырырга уйлап торам. Башкортстан язучылары белән Илеш райоынында ике республика әдипләре очрашуы да хыялымда яши. Тагын да илһамланыбрак эшләр, үз халкына тырышыбрак хезмәт итәр өчен, язучыга да ял кирәк.
Комментарийлар