16+

Юмореска: «Һәйкәл белән сөйләшә башласаң, эшләрең хөрти булыр»

Предприятиебездә хезмәт хакын бирделәр. И-и, сөенештек. Шатлыктан, бригададагы ир-атлар эштән соң җыелышып, берәр шешәне бөкләдек.

Юмореска: «Һәйкәл белән сөйләшә башласаң, эшләрең хөрти булыр»

Предприятиебездә хезмәт хакын бирделәр. И-и, сөенештек. Шатлыктан, бригададагы ир-атлар эштән соң җыелышып, берәр шешәне бөкләдек.

Күзләребез күк йөзендәге йолдызлар кебек җем-җем килә һәм телләребез көрмәкләнә-бәйләнә башлагач кына өйләребезгә таралыштык. Шулай да, аракы сөреме томаларга өлгермәгән ми күзәнәкләре кисәтүендә, акчамны кесә эченә тирәнгәрәк тыгып куйдым. Предприятиебездәге кайбер хатын-кызлар хезмәт хакларын күкрәкчәләренә тыгып алып кайтып китте: ышанычлы да, рәхәт тә.

Барам кайтып, күрәм каршымда нәкъ юл уртасында гринадирдай галәмәт зур гәүдәле бер мужик басып тора. Башын горур рәвештә югары күтәргән, күкрәкләрен танк кебек киергән һәм иң шомландырганы – ике кулын артка яшергән. Баш бетте, мин әйтәм, күкрәк кесәсенә яшергән хәләл акчамны йөрәгем белән бергә йолкып алачак бу хәзер. Ых, та итмәячәк. Җаныңмы яки малыңмы, – дип сорап та тормаячак. Моңа каршылык күрсәтеп маташу биспализны. Әйтәм бит, гәүдәсе ике метрдан артык тегенең. Инде шактый караңгы булганлыктан, урамда халык та юк, каһәр.

Кирегә йөгерсәм, барыбер куып тотачак, дип, акрын гына читләтеп узып китәргә булдым. Ни хикмәт, юл уртасындагы мужик селкенми дә, усал күзләре белән һәр адымны күзәтә. Тучны аркага пычак кадарга исәпли инде бу. Шушы уйдан гына да йөрәккәем чәнчешә башлады. Йөрәк турысына сузылган идем, кулым иртәгә баш төзәтергә, дип куен кесәсенә тыккан аракы шешәсенә тиеп китте. Әһә, мин әйтәм, булды бу. Кесәдән аракыны тартып чыгардым да, алпан-тилпән туп-туры атладым тегенең каршына. Ялагайлык белән котылырга исәп.
– Әй, брат, апетитың булса, әйдә берәр йөз грамм җиффәрәбез, – дим.

Дәшми, горур кыяфәтендә басып торуын белә. Исерек чакта бөтен кеше брат һәм туган бит инде ул. Мин дә моның аркасыннан кагып алдым. Аның гәүдәсенең салкынлыгыннан, кырык ике градуслы “утлы су” белән кайнарланган тәннәрем чымырдап куйды, хәтта.
 – Әй, брат, тәмам бозга әйләнгәнсең бит. Чү, аяк-кулларың да бәйләнгән түгелме соң? И, заманалар, азынды бу хатын-кыз, баһадир ир-атларның да кадер-хөрмәте бетте. Бу ир затын, бигәк инде, кул-аякларын бәйләп үк урамга чыгарып ташлаганнар, әй. Хәзер, брат, бауларыңны чишим дә, бер стакан җиффәрерсең, җылыныплар китәрсең, – дим.

Шулвакыт янәшәбезгә кара киемле, ак билбаулы бер кеше килеп басты.
 – Гражданин, ни эшлисез монда? – ди бу, кулларын бөеренә таянып.
 – Менә кешегә булышам.
 – Кеше түгел ул... һәйкәл, – ди теге һаман үзсүзлеләнеп.
 – Кул-аягың бәйләнгән килеш, күлмәк-ыштаннан гына кышкы урамга бастырып куйсалар, син дә һәйкәлгә әйләнерсең, – дим, бауны тарта-тарта.
 Ак билбаулы кеше: “Ычкын, тизрәк”, – дип, киемнәремә ябышты. Үземчә фикер йөртеп, булышадыр, дип уйладым.
 – Ычкын тизрәк, дип кенә ычкынмый шул. Каты бәйләгәннәр, сабакалар, – дим.

Тарта торгач, теге гринадирдай мужик өстебегә гөрселдәп ауды. Әллә кайсы урыннары җан җирләремә таш кебек каты китереп орды, әллә кайсы тарафларга тәгәрәдем. Аңыма килеп, күзләремне ачсам,  мәйданда ятам сузылып. Һич аңламыйм, ник өйдә түгел икән мин, дим. Шул мәлдә кемнеңдер ыңгырашуына сискәнеп киттем. Карасам, ауган һәйкәл астында бер автоинспектор  тыпырчына. Тиз генә тартып чыгардым бичараны.
Ни булды? Нигә һәйкәл астында ятасыз? – дим.

 – Әй, төнлә бер сәрхүш һәйкәлгә көчләп-көчләп аракы эчертергә, аягындагы богауларын чишәргә азаплана иде. Күрмәдеңме шул бандитны? – ди бу.
 Кылт итеп искә төште, мин идем ләбаса ул “бандит”.
 – Күрмәдем шул, эшкә барышым иде, – дип ялганладым.

Хокук сакчысы бераз хәл алгач, икәүләшеп тырыша-тырыша һәйкәлне үз урынына бастырып куйдык.
Менә шундый хәлләр дә була, җәмәгать. Эчкәндә чама хисен югалтмагыз, кеше белән һәйкәлне аера алмас түбәнлеккә төшмәгез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading