16+

«Заказга хайван сурәтләрен чигәргә сораучылар да бар, әмма...»

Әбием чигә, әнием бәйли, әтием гармунда уйный, энем рәсемнәр ясый, каенанам тегә. Мин дә ниһаять ике кулыма бер эш таптым, дип көлә Алинә Юнысова, чиккән панноларын күрсәтеп.

«Заказга хайван сурәтләрен чигәргә сораучылар да бар, әмма...»

Әбием чигә, әнием бәйли, әтием гармунда уйный, энем рәсемнәр ясый, каенанам тегә. Мин дә ниһаять ике кулыма бер эш таптым, дип көлә Алинә Юнысова, чиккән панноларын күрсәтеп.

Без аның белән күргәзмә-ярминкәдә таныштык. Чигү эшенә ул ике элек кенә кереп киткән.

Халыкта чигү эшләре белән кызыксыну әле дә саклана икән. Ярминкәдәгеләрнең берләре чиккән панноларны бүләккә алса, икенчеләрендә чигеп карау теләге барлыкка килә. Шунда ук Алинәдән мастер-класс уздыруын сорыйлар. Авыл өйләрендә сакланган чигүле сөлге, ашъяулыклары турында сөйләп, әбиләрен, әниләрен искә алалар. 
Алинәнең дә әбисе оста чигүче.

– Әбиләрем тәрбиясендә үстем. Алар белән бергә намазга бастым, догалар ятладым. 8нче сыйныфта укыганда ук башыма яулык яптым. Диндә булуым миңа бик булыша. Чигү эшенә кереп китүем дә, гомумән нинди генә эшкә алынсаң да, ул Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән. Панноларга Коръән аятьләрен чиккәндә дә сизәм мин аны. Кайбер бизәкләрне кире сүтеп чигәргә туры килә, ә аятьләр бик җиңел чигелә, – ди ул. 

Алинә тумышы белән Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылыннан. Инженер-технолог һәм икътисадчы белгечлеген алган, әмма бөтенләй башка юнәлештә эшләгән. Хәзер декрет ялында, кызы Сәйдәне үстерә.

– Бик күп кызлар бала ялында утырганда яңа шөгыль таба. Минем белән дә шулай булды. Мин моны көндәлек, бертөрле эштән арып китү белән бәйлим. Интернетта очраклы рәвештә генә чигелгән паннолар күреп алдым да, эшләп карарга кызыктым. Иң башта кызымның метрикасын чиктем. Аннары никах көненә бүләккә бирү өчен паннолар чигәргә сорадылар. Коръән аятьләрен дә чигәм. Гарәп хәрефләре белән чигелгәч, озаграк эшләнә, әмма җайлы бара. Заказга хайван сурәтләрен чигәргә сораучылар да бар, диндә ул тыела, андый эшләргә алынмыйм, – ди Алинә. 

Үзенең эшендә бразилия чигү үрнәкләрен дә файдаланып, шома чигү куллана. Бразилия ысулы күләмле элементлар белән кабарынкы итеп чигү, ә француз төене чәчәкнең уртасын яки башка декоратив элементларны чиккәндә кирәк.

– Вак эшләрне яратмыйм, катлаулы авыр бизәкләрне чигү күбрәк ошый. Аннары чигү күңелне тынычландыра, ял иттерә. Матурлык бүләк итүем, кешеләрне сөендерүем, шәмаилләр чигеп Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен таратуым белән дә савап эшлим, – ди әңгәмәдәшем. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Бик унган кыз, молодец👍🏻👍🏻

    Мөһим

    loading