Күптән түгел «Кабатланмас безнең сөюләр» дигән шигырь китабым дөнья күрде. Исемен Закир белән бергә уйладык. Анда 160 шигырь керде. Арада Закир исеменнән язылганнары да бар. Тагын 300 шигырем дөньяга чыгарга чиратларын көтеп ята. «Вакыт юк» дигән сылтауны яратмыйм. Закирның «ООО ШАХБАН» дигән ширкәте бар. Андагы эшләр дә минем өстә. Вакыт бик тыгыз. Әмма кичләрен гаилә белән клубларга, концерт-театрларга йөрергә дә җай табабыз, Аллага шөкер.
- Кайчаннан шигырь язасыз?
- Кечкенәдән яза идем, әмма Закир белән танышкач, бу сәләтем тагын да ачылып китте. Балалар өчен язылган әкиятләрем дә бар. Алар да берәр вакыт китап булып басылыр дип өметләнәм.
Комментарийлар