16+

Үзбәкләрчә пилмән, яки чучвара пешерү ысулы

Әлеге үзенчәлекле ризыкны татып караганыгыз бармы сезнең? Күпләр, аны пилмән, дип тә атый.

Үзбәкләрчә пилмән, яки чучвара пешерү ысулы

Әлеге үзенчәлекле ризыкны татып караганыгыз бармы сезнең? Күпләр, аны пилмән, дип тә атый.

Әмма аларның үз аерымлыклары бар, әйтик, үзбәкләр чучварасына беркайчан да дуңгыз ите кушылмый. Аның өчен бәрән яки сыер ите сайлап алу һәм мул итеп суган кушу киңәш ителә. Ә шулпасына исә яшелчә һәм төрледән-төрле тәмлеткечләр өстәлә. Тәме искиткеч, әзерләп карагыз әле. 

Кирәкле ингредиентлар: 
Фарш 500 грамм
1 данә кишер
Суган 2 данә
Помидор 1 данә
Томат пастасы 1 аш кашыгы
Яшел тәмлеткечләр
Кориандр 1 чәй кашыгы
2 тырнак сарымсак
Тоз, борыч тәменчә.

Он 400 грамм
Су 200 миллиграмм

Эшне эчлек әзерләүдән башлыйбыз. Суганны вак итеп турыйбыз да, аны фаршка өстибез, бутыйбыз, тозлыйбыз һәм борыч өстибез.

Он һәм су кушып, камыр басабыз да, аны берничә тигез кисәккә бүләбез, һәркайсын 1,5—2 мм калынлыгында тигез итеп җәябез. Камырны 3—4 см диаметрлы кечкенә рюмка белән кисәргә киңәш ителә. Камыр өстенә балкашык яисә пычак очы белән эчлекне салып чыгабыз, камырның кырыйларын чеметеп ябыштырабыз, баш-башларын тоташтырабыз.


Соус өчен кыргычтан чыгарылган кишерне, сарымсакны һәм вак итеп туралган суганны табада 5 минут дәвамында кыздырып алабыз. Томат пастасын өстибез, вакланган помидор кисәкләре, шунда ук бер данә шакмаклап туралган бәрәңгене салабыз. Бераз гына шулпа өстибез дә тагын һәм 10 минут пешереп алгач, сүндерәбез.


Чучвараны итле шулпада яки гади пилмән кебек кайнаган суда пешереп алабыз. 
Табынга чыгарганда, тәлинкәгә бер өлеш пилмән салабыз, өстенә бер-ике кашык соус салабыз һәм шулпа өстибез. Яшел тәмләткечләр тә өстәргә мөмкин. Ашыгыз тәмле булсын. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading