16+

Үзләре матур, үзләре тәмле. Менә дигән бүләк тә!

Казанда яшәүче Инзилә Гыйльманова зефир чәчәкләр ясап сата. Үзе баллы тәм-томнар яратмаса да, зефирларны бик теләп ясый ул.

Үзләре матур, үзләре тәмле. Менә дигән бүләк тә!

Казанда яшәүче Инзилә Гыйльманова зефир чәчәкләр ясап сата. Үзе баллы тәм-томнар яратмаса да, зефирларны бик теләп ясый ул.

Беренче тапкыр интернеттан күреп ясап карагач, зефирлары барып чыкмаган. Әмма Инзилә үҗәт, тиз генә бирешә торганнардан түгел. Матур һәм тәмле зефирлар ясарга өйрәнәм дип үз алдыма максат куйган. Интернеттан күп укыдым, күп карадым һәм теләгемә ирештем, әмма хәзер дә әле өйрәнәм, камилләшәм, ди ул. Ныклап өйрәнеп беткәч, заказлар да ала башлаган. Бәйрәмнәргә, туган көннәргә зефирдан лалә, роза чәчәкләре, букетлар ясап бирергә сорыйлар, ди яңа танышым.

Тортлар пешерергә дә ярата икән. Аш-суга осталыгы әнисеннән килгән. Ә менә дәү әнисе оста тегүче булган аның. Инзилә үзе дә тегергә ярата, ире белән үзенә дә, кызларына да күлмәкләр, киемнәр тегә. Бүген ул ике кыз әнисе, зефирларны да декрет ялында утырганда эшли башлаган.  
Зефир ясау авыр шөгыль түгелме дигәнгә, яратып эшләгәч бер кыенлыгы да юк, ди ул. Зефир ясап карарга теләүчеләргә массаны яхшы итеп күпертергә һәм җитез булырга киңәш итә. Агар суынса, зефир килеп чыкмый, дип кисәтә.

Зефир рецепты:
195 гр шикәр комы
135 гр алма пюресы
40 гр су
40 гр йомырка агы
3-4 гр агар-агар
Суга агар-агарны кушабыз. Шунда ук алма пюресын өстибез дә болгатабыз. Аннары шикәр комы кушабыз һәм уртача утка куябыз. Йомырка агын күпертәбез. Вак-вак күбекләр барлыкка килгәч, шикәр комы өстибез. Сиропны кайнап чыккач 3-4 минут тотабыз. Ул кайнатма куелыгына керә башлый. Уттан алып, миксер савытына агызабыз һәм күпертәбез. Зефир әзер!


Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading