16+

Клуб нигезе «чәүкәләре»

Узган гасырның 30нчы елларында мәчетләрне һәм чиркәүләрне җимереп, клуб­лар салган болганчык заманнар тарихта калды. Аллаһының хикмәте, бүген татар авылларында халык гыйбадәтханәне генә түгел, клубны да бердәм дога кылып ача.

Клуб нигезе «чәүкәләре»

Узган гасырның 30нчы елларында мәчетләрне һәм чиркәүләрне җимереп, клуб­лар салган болганчык заманнар тарихта калды. Аллаһының хикмәте, бүген татар авылларында халык гыйбадәтханәне генә түгел, клубны да бердәм дога кылып ача.

Балык Бистәсендә Күки авылы клубы шулай ук авылның сүтеп ташланган мәчете бүрәнәләреннән төзелгән иде. Совет органнары җитәкчеләре боерса да, Күки халкы үз мәчетенең манарасын кисеп аударудан баш тарткан. Манараны башка авыл кешеләрен алып килеп кистергәннәр. Шушы агач клуб янәшәсенә көзге якта таштан нигез салынды. Без – 100дән артык малай-шалай һәм кыз-кыркын әлеге таш нигезгә чәүкә көтүе сыман тезелешеп, киномеханик Госман абый Галиевның кайтканын көтәбез. Ул шофер булып та эшли, Балык Бистәсеннән колхоз техникасына ягулык ташый иде. Каршы як урман юлында бензовоз машинасы күренүгә, авылны яңгыратып, «Ура!» кычкыра идек.

Күки, Ямаш һәм Балтач авылларын берләштергән «Татарстан» колхозы таралганга 20 еллар инде. Ләкин бу авыллар халкында һаман да күмәк хуҗалык рухы саклана, тарих кайтавазы көн вакыйгаларында чагылыш таба. Ямашта берничә ел элек яңа клуб төзелде. Күки авылы узган ел яңа клублы булды. Балтачта шушы көннәрдә генә клуб капиталь төзекләндерелеп, кабат файдалануга тапшырылды. Авыл мулласы Фердинант Хәкимов яңа сулыш алган бинага фатиха бирде.

– Күки белән Балтачта 45 ел элек колхоз көче белән кирпечтән салынган иде бу мәдәният биналары. Күкидә клуб түбәсе калайдан ябылды, ә Балтачныкына акча җитмәде, аңа шифер гына эләкте, – дип хатирәләрен яңартты заманында «Татарстан» колхозын җитәкләгән Фердинант Сәмиев.

– Аның каравы Балтач клубының нигезе нык итеп ясалган булган. Төзүчеләр башта нигезне дә, диварны да тикшерде, шуннан соң капиталь төзекләндерү мөмкинлеге ачык­ланды. Балтач авылында 105 еллык мәчет бинасы бар. Хәзер инде клубны да 45 еллык тарихлы, дип әйтә алабыз, – дип чыгышларны дәвам итте Балтач җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов.

Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов җирле халык исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына рәхмәт сүзләре ирештерде.

– Татарстан Президенты башлангычындагы программа кысаларында районыбызда клублар, фельдшер-акушер пунктлары төзелә һәм төзекләндерелә. Башка социаль учреждениеләр яңартыла. Клублар урамнарны балкытып, халыкны җанландырып җибәрә, – диде Илдар Таҗетдинов.
Кызганыч, авылларда яшь гаиләләр кими бара. Узган гасырның 60нчы һәм 70нче елларында һәр гаиләдә 5-8 бала иде. Авылларга газ кергән, юллар салу, суүткәргечләр сузу дәвам итә, социаль учреждениеләр төзекләндерелә. Агропредприятиеләр оештыруга да чират җитәр әле, боерган булса. Авыл урамнарында балалар да, безнең чорлардагы кебек, чәүкә көтүе сыман кайнашыр әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading