16+

Кыңгыравы да, көмеш теле дә – татарныкы

Быелгы «Уйнагыз, гармуннар!» фес­тивале ТАССРның 100 еллыгына һәм «Шәһәр көне»нә багышлап үткәрелә. Оештыру­чылар аның беренче тапкыр зурлап уздырылуын хәбәр итә.

Кыңгыравы да, көмеш теле дә – татарныкы

Быелгы «Уйнагыз, гармуннар!» фес­тивале ТАССРның 100 еллыгына һәм «Шәһәр көне»нә багышлап үткәрелә. Оештыру­чылар аның беренче тапкыр зурлап уздырылуын хәбәр итә.


30 августка билгеләнгән чара гармунчылар парады белән башлана. Гармунчылар Сөембикә манарасы яныннан Кремль, Университет, Бауман, Болак урамнары буйлап уйнап килеп, Г.Камал театры каршындагы мәйданда чыгышларын дәвам итәчәк.

«Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленең режиссеры Халисә Исмәгыйлева белдерүенчә, чара бик зур масштаб­та узачак. Гармунның татар халкының язмышында нинди роль уйнаганы ачык чагылачак.

– Республиканың барлык район­нарыннан да гармунчылар килә. Төрле иҗат һәм фольклор коллективлары да бергә туплана. Кремль янына җыелачакбыз. Меңләгән кешедән торган гармунчылар парады булачак ул, – дип сөйли Халисә Исмәгыйлева беренче тукталышлары турында.

Быел Төмән, Курган, Волгоград, Самара, Свердловск, Башкортстаннан зур делегатлар килүе көтелә. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Данис Шакиров әйтүенчә, гармунчылар хәрәкәте Казанда башланып кына китә әле. Моннан кайткач, бөтен төбәкләр аны үзләрендә үткәрә башлаячак.

– ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан төп игътибарның гармунга бирелүе бик ошый. Татар язмышында, татар җыр сәнгатендә гармунның роле зур булган. Җырларның 60-70 проценты баян-гармунны күздә тотып язылган. Гармунга кыңгырауны да, көмеш телне куючы да татарлар булган. Гармунның үсешенә халыкның йогынтысы зур булса, безнең яшәештә дә гармунның тәэсире сөйләп бетергесез, – дип сөйли Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов.

«Уйнагыз, гармуннар!» – 1985 елдан бирле үткәрелүче фестиваль. Бу юлы исә аның язмышы республика тарихында булган вакыйгалар белән бәйләп күрсәтеләчәк. 100 ел эчендә гармунның татар халкы тормышында булган роле гаять тә зур. Һәрбер чорга оештыручылар тарафыннан аерым инсценировка күрсәтеләчәк. Гражданнар сугышы чоры, колхозлашу вакыты, Бөек Ватан сугышы еллары да гармун аша тамашачыларга җиткереләчәк.

Шунысы сөенечле: гармун уйнау­чы яшьләр бик күп бүген. Виртуоз гармунчылар рәтендә кечкенә йолдызларны да күреп булачак. Республика күләмендә билгеле яшь гармунчыларга Татарстан Мәдәният министрлыгы махсус 10 тальян ясатып алган. Балаларга шул бүләк гармуннар тапшырылачак. Фердинанд Сәләхов белдерүенчә, бу матур традиция күптәннән башланган инде. Самараның Гали авылында эшмәкәр Расих Латыйпов моннан ун ел элек шулай балаларга гармуннар ясатып бүләк иткән булган.

Гармунчылар бәйгесе белән бергә татар фольклор фестиваленә дә йомгак ясалачак. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Данис Шакиров «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале белән бер сәхнәдә «Түгәрәк уен» татар фольклор фестиваленең гала-концерты үтәчәген җиткерде. «Бөтен татар рухын чагылдыр­ган ике фестивальнең нәкъ шушы көндә узуының мәгънәсе бар. 30 август – Респуб­лика көне буларак, татар халкының бәйрәме буларак күренеп торыр­га тиеш», – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading