16+

Авылга депутат үзе килде, диярсең

«Бердәм Россия» партиясе Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча күчмә кабул итү алып бара. «Мой депутат» дип язылган автобус күрсәгез, үзегезнең сорауларыгызны яки тәкъдимнәрегезне җиткерергә ашыгыгыз.

Авылга депутат үзе килде, диярсең

«Бердәм Россия» партиясе Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча күчмә кабул итү алып бара. «Мой депутат» дип язылган автобус күрсәгез, үзегезнең сорауларыгызны яки тәкъдимнәрегезне җиткерергә ашыгыгыз.

Күчмә кабул итүдә республиканың 600 торак пунктын колачлау исәпләнелә. Кешеләрдән кергән мөрәҗәгатьләр партиянең “халык программасы”на туплана. Күчмә автопунктларда “Мой депутат” проекты да эшли. Сайлаучылар теге яки бу депутатка наказ да калдыра ала.

Күчмә кабул итү Балык Бистәсе районында да булды.

-”Мой депутат” язулы автобус авыл халкын, депутатларның үзләре килгәндәй, җанландырды. Балтач авылында үткәрелгән кабул итүгә Ямаш һәм күрше тирәдәге башка авыллар халкы да килде. Җирле үзидарәләргә чара турында алдан хәбәр ителде. Кабул итүләр районның зур авылларына билгеләнде. “Бердәм Россия” партиясе социаль мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә,- ди Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова.

Балтач, Ямаш һәм Күки авылларында юллар төзелгән, йортларга газ һәм су кертелгән, урамнарга энергиягә сакчыл утлар куелган. Ямаш авылы халкы, мәсәлән, Чошы елгасы аша тагын бер күпер төзүне сораган. Балтачлыларга инде интернет һәм кәрәзле элемтәнең тагын да куәтлерәк булуы кирәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading