16+

Татарстан дөньяга сибелгән татарларның ана телен саклау үзәге

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев XII нче сезондагы “Кадрлар резервы” республика яшьләр проектында катнашучылар белән очрашты.

Татарстан дөньяга сибелгән татарларның ана телен саклау үзәге

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев XII нче сезондагы “Кадрлар резервы” республика яшьләр проектында катнашучылар белән очрашты.

Кадрлар кадерле

— Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламаларында эчке сәясәткә, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга нык игътибар бирергә чакыра. Моның өчен икъдисадның тотрыклы булуы зарур, чөнки икътисад көчле булганда гына социаль мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика икътисадлары безнекеннән көчлерәк булган Башкортстан республикасын, Самара өлкәсен узып китте,-дип башлады сүзен Александр Терентьев.

Алгарышның нигезе кадрларда булганлыгын искәртте ул.
— Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә, хәзерге Президент Рөстәм Миңнеханов та кадрларны саклап калдылар, яңа кадрлар үстерүгә әһәмият бирделәр. Татарстан социаль эчтәлекле программаларны гамәләгә ашыра, күп юнәлешләрдә беренче булып юл ерып, башкаларга үрнәк күрсәтеп бара. Татарстан башлаган яки башкарган проектлар соңыннан федераль күләмдәге программаларга әверелә. Россия Икътисад министрлыгындагы киңәшмәләрдә телгә алынганча, Татарстан төзелеш тармакларында башкарган эшләргә кайбер төбәкләрнең куәтләре дә җитми,-диде Александр Терентьев.

 Яшәсен дуслык!

 Минтимер Шәймиевнең белән Рөстәм Миңнехановның республикада милләтара, динара дуслыкны һәм татулыкны саклауга гаять нык игътибар бирүләрен әйтте очрашу кунагы.
— Татарстанда эчке сәясәт дистә еллар дәвамында юлга салынды. Мәчетләр, чиркәүләр төзелә. Традицион ислам һәм христиан конфессияләре татулыкта үз мәйданнарында эшчәнлек үткәрә, бер-берсенә тыкшыну юк. Татар Конгессы, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе уңышлы эшли, милләтләргә үзләренең мәдәниятләрен үстерергә шартлар тудырылган. Дөньяга сибелгән татарлар Татарстанга һәм Казанга карап тора. Россия Президенты Владимир Путин:”Казан Европа шәһәре кебек”,-дип әйтте бит үзе дә. Татарстан -дөньяга сибелгән татарларның ана телен-татар телен саклау үзәге,-диде Александр Терентьев.

 Уңышларның нигезе-хезмәт

Александр Терентьев “Кадрлар резервы” проектының быелгы этабында катнашучыларга уңышлар теләде, максатчан булырга чакырды. “Кадрлар резервы” (“Кадровый резерв”) Татарстан яшьләренә үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыра торган түләүсез программа ул. Аның эчтәлеге белән https://rezervrt.ru сайтында тулырак танышырга була.
— Төрле проектларда үзеңне сынап, күрсәтеп карарга кирәк. Тәгәен юнәлештәрәк барырга кирәк, әлбәттә. Тегендә-монда сикерергә ярамый. Иҗат юнәлешендә республикада, мәсәлән, “Созвездие-Йолдызлык” проекты ел саен гөрләп уза, анда сайлап алу турлары ел буена бара. Бу иҗат проекты кайбер республикаларда дәвамлы була алмады, күптән сүнеп калды инде. Мин хезмәттән читләшмәдем, җәмәгать активисты да булдым,-диде Александр Терентьев.

Театр бинасы ресторан булмас

Казанның Татарстан урамындагы Камал театрына Һади Такташ урамында Кабан күле буенда яңа бина төзү ниятләнелә. Яшьләрне театрның хәзерге бинасында нәрсә булачагы кызыксындырды.
— Театр үсәргә тиеш, хәзерге бинада бөтен шартлар да уйланылмаган. Яңа бина транспорт элемтәләре тудырылган Кабан күле буенда, Иске Татар бистәсе зонасында төзеләчәк. Кабан күленең икенче ягында була бит ул, диләр кайберәүләр. Кабан күле шул ук Иске Татар бистәсенә карый, ләбаса. Камал театрының хәзерге бинасына йә башка театр урнашыр,  ләкин, ул бинада бар яки ресторан булмас,- диде Александр Терентьев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading