16+

Илнең иң яхшы IT белгечләре Казанга җыелды

Казанда «WorldSkills Russia» эшче һөнәрләр чемпионатының мәгълүмати технологияләр компетенцияләре буенча сайлап алу этабы үтте. Россиянең 62 төбәгеннән килгән 133 катнашучы арасында иң яхшы белгечләрне ачыкладылар.

Илнең иң яхшы IT белгечләре Казанга җыелды

Казанда «WorldSkills Russia» эшче һөнәрләр чемпионатының мәгълүмати технологияләр компетенцияләре буенча сайлап алу этабы үтте. Россиянең 62 төбәгеннән килгән 133 катнашучы арасында иң яхшы белгечләрне ачыкладылар.

Ярыш барышында беркем бе­лән дә аралашырга, эш урыныннан китәргә ярамый иде. Яшь белгечләр көн саен җиде сәгать дәвамында 127 экспертның таләпчән карашы астында тир түкте. Әлбәттә, мондый шартларда эшләү бик зур психологик киеренкелек тудыра. Бу сиңа БДИ тапшыру гына түгел! Шуңа да ярыш алдыннан һәр студент психолог белән аралаша.

«WorldSkills Russia» чемпионатына сайлап алу этабы биш юнәлеш буенча, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы бинасында барды. Бер ел элек техникум «WorldSkills Russia» чемпионатына әзерли торган Тө­бәкара компетенция үзәге дип билгеләнгән иде. Хәзер биредә республика җыелма командасы ярышларга әзерләнә, ил күләмендә төрле чаралар үтә.

- Узган ел федераль бюджеттан үзәкне җиһазландыру өчен 105 миллион сум акча бүлеп бирделәр. Бу акчаларга дүрт заманча эретеп ябыштыру аппараты, «мобиль робототехника» компетенциясе өчен 10 мобиль робот алдык, иске компьютерларны алмаштырдык. Быел, «басмачылык» дигән яңа юнәлеш булдыру өчен, бюджеттан тагын 80 миллион сум акча бүлеп бирелде. Республикадан бирелгән 150 миллион сум техникум бинасын төзекләндерүгә китте. Заманча материаль-техник база ярдәмендә, безнең студентлар уку йортын әзер белгеч буларак тәмамлый. Эшкә килгәч, аларны янәдән укытырга кирәк булмаячак, - диде Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы укыту эшләре буенча директор урынбасары Оксана Тимофеева.

Техникум - IT юнәлеш ­буенча иң күп белгеч әзерли торган үзәк. Техникум студенты Александр Александров мәгълүмати кабельле челтәрләр компетенциясе буенча Әбу Даби шәһәрендә узачак дөнья чемпионатында да катнаша әле. Бүген ул - Россия җыелма командасы әгъзасы.
Ә менә Дмитрий Тиндин «Видео җитештерү» компетенциясендә эксперт дәрәҗәсенә ка­дәр күтәрелгән. Техникумда бу юнәлештә укытмасалар да, биредә аларны «WorldSkills» чемпионатына әзерлиләр. Дмитрий үз кул астындагы укучысы белән инде Мәскәүдә узган ярымфинал ярышларында III урын алып кайткан. Краснодар шәһәрендә ­узачак финалда да катнашачак алар.

- Бу һөнәр буенча яхшы белгечләр гел кирәк. Без киңкырлы һөнәр ияләре: видеога да төшерәбез, монтажын да ясыйбыз, хәтта журналистлар эшен дә башкарабыз. Ярымфиналда ике төрле бирем үтәдек. Беренче көнне 8 сәгать эчендә берәр фильмга монтаж ясадык. Икенче биремдә 15 сәгать эчендә «WorldSkills» чемпионатында катнашкан берәр кешедән интервью алып, аның турында кыска сюжет әзерләдек. Эксперт буларак, мин сюжетларның техник эшләнешен, иҗади ягын бәяләдем, - диде Дмитрий Тиндин.

Бүген IT юнәлешендә эшләгән белгечләр күп җирдә сорала. Ул - тиз үзгәрүчән, һәрвакыт үсештә булган һөнәр. Шуңа да чемпионатта катнашкан белгечләр эшсез калмаячак. «Мәгълүмати кабель челтәрләре» компетенциясен генә алыйк. Аларның уртача хезмәт хак­лары - 30-40 мең.
- Ярышта студентлар видеокүзәтү һәм Wi-Fi хезмәте схемасын ясый. Бу белгечләр ярдәмендә безнең өйләрдә телефон, интернет, Wi-Fi эшли. Бәйгедә катнашучы игътибарлы, үз өстенә җаваплылык алырдай, техник әдәбият белән таныш кеше булырга тиеш, - ди «Мәгълүмати кабель челтәрләре» компетенциясе буенча халыкара эксперт Владимир Андреев.

«WorldSkills Russia» эшче һө­нәрләр чемпионатының IT-компетенцияләр буенча сайлап алу этабы нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булачак.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading